Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Уңганнары белән данлы ул

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин һәм терлекчелек буенча белгеч Әхәт Шакиров белән икмәк кабул итү предприятиесенең "Починок" ярдәмче хуҗалыгына барып чыккач дуңгызчылык тармагындагы эшләр турында аның җитәкчесе Илдус Шакиров безгә шактый бай мәгълүматлар бирде.

Биредә бүген бер меңнән артык дуңгыз асрала. Аларның тотрыклы үсеше хезмәткәрләрнең тырышлыгына бәйле, дип ярдәмче хуҗалык директоры яңа туган дуңгыз балаларын ике айга кадәр үстереп башка төркемнәргә озатучы хезмәткәр Любовь Кишка белән таныштырды. Ул бирегә 13 ел элек әнисе һәм ике улы белән Казахстаннан күченеп кайткан. Районыбызның бер авылында туып үскән әнисе 60 нчы елларда чирәм җирләрне эшкәртүгә киткән булган. Анда тормышка чыгып ул авыл хуҗалыгында эшләгән. Олыгайган көнендә туган як һәркемне үзенә тарта, диләр бит. Ул да тормыш иптәше вафат булгач үз районыбызга кайтып төпләнгән. Шул вакыттан бирле үз туган ягында бухгалтер булып эшләгән кызы Люба балаларны тәрбияләргә уңайлырак булыр дип дуңгызчылыкта эшли башлый. Зур тыйнаклык белән үз хезмәте турында сөйләде ул. Хезмәттәше Александра Скороходова белән икесенә алар 300 баш дуңгыз карыйлар. Аның 29 ы ана дуңгызлар. «Хезмәт уңышларыбыз күбрәк ветеринария табибы Мария Хутренко белән азык ташучы Николай Шоетовка бәйле. Үз эшемне яратам, хезмәт кешесенә кадер-хөрмәт зур биредә»,-ди ул. 5 ел элек икмәк кабул итү предприятиесе аңа торак йорт төзүдә зур булышлык күрсәткән. Айдан-айга үз төркемендәге дуңгыз балаларыннан югары артым алуга ирешә ул. Аннан соң аларны хезмәттәше Александр Зинкечевка тапшыра. Үз эшенең чын остасы, диләр аның турында. Гаиләдә кызлар арасында бердәнбер ир бала булып үскәнгә, бик кечкенәдән авыл хуҗалыгы хезмәте серләренә өйрәнә ул. Армиядән кайткач сыерлар көтә, аннары терлекләр карый, сыер савучы, ветеринария белгече, хәтта ферма мөдире булып та эшли. Әнә шулай зур хезмәт юлы үткән тәҗрибәле терлекче эшеннән җитәкчеләре дә канәгать бүген. Шулай булмый ни, кыска гына вакыт эчендә бәләкәй генә дуңгыз балаларын 100-120 килограмм авырлыкка җиткерүенә ничек сокланмыйсың, диләр аның турында. Аның кул астындагы төркемдә бүген 300 гә якын дуңгыз бар. Айдан-айга ул алардан югары артым алуга ирешә. "Починок" ярдәмче хуҗалыгы әнә шундый тырыш, эш сөючән хезмәткәрләре белән тирә-юньдә дан тота да инде.
Рәсемдә: хезмәт алдынгысы Александр Зинкечев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X