Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Туган тел һәр кеше өчен әни теле булып калыр дигән өмет белән яшиек

Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Буыннардан буыннарга күчеп килә торган тәрбия чаралары да искиткеч күп төрле булган.

Төп һәм иң күп таралган чараларга без түбәндәгеләрне кертәбез: ана теле, халыкка файдалы хезмәт, җырлар, биюләр, уеннар, мәзәкләр, җырлы, хәрәкәтле, ярышлы уеннар яки аларның җыелмасы, бәетләр, дастаннар, әкиятләр, әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, йола бәйрәмнәре һ.б. Менә шуларны Гөлсинә Хатыйп кызы Гәрәева үзенең "Тылсымлы авазлар" китабын төзегәндә төп тәрбия чаралары итеп алган да инде. Кулымда аның яңа гына "Гыйлем" нәшриятында бастырып чыгарылган китабы. Татар алфавитында утыз тугыз хәреф бар. Бу китапка шул хәрефләрне балаларга өйрәткәндә кирәк булган материаллар тупланган. Һәр хәреф, һәр аваз - үзе бер дөнья икән бит. Ана телебезнең иң затлы җәүһәрләре - табышмаклар, әйтемнәр, мәкальләр д, бу дөньяда үз урыннарын тапканнар. Балаларның тел байлыгын үстерү өчен менә дигән кулланма. Китап мәктәп укытучыларына, балалар бакчалары тәрбиячеләренә һәм әти-әниләргә адреслана. Соңгы елларда ана телебез урыслаша барды. Ни дисәң дә, егерме беренче гасырда яшибез. Әмма туган теле һәр кеше өчен әни теле булып калыр дигән өмет тә яши әле. Шуңа да бу китап күпләрнең, бигрәк тә яшь әби-бабайларның да, өстәл китабы булыр дигән теләктә калам.
Гөлнур Архипова.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев