Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Күңелдән тамган иҗат җимешләре...

Аны бу авылда белмәгән кеше бармы икән?!

"Төхбәтуллин Мөсәвир абыйлар кай тирәдә яши икән?",-дип сорауга, берничә апа бертавыштан юлны күрсәтте. Алар урамына кергәч, бер чая абый: "Мәчеткә җитәрәк, аныкы кебек бүтән бизәкле йорт юк монда",-дип җавап бирде.
Чыннан да, тиз таптым мин аларның йортын. Әллә каян нур чәчеп торган, бизәкләп ясалган өй янында тукталдым. Бу өйнең Мөсәвир абыйларныкы икәнлегендә шикләнмәдем дә.
Капкадан кергәндә, ул ишек алдында мәш килеп эшләп йөри иде. Нинди йомыш белән килгәнемне әйткәч, тиз генә эш киемнәрен салды да, мине өенә алып керде. Биредә тышкы якка караганда да искитәрлек күренешкә тап булдым: стеналарга эленгән күз явын алырлык картиналар - Мөсәвир абыйның хезмәт җимеше икән. Кинәт кенә күзем түшәмгә төште. Мөсәвир абыйның хатыны Гөлнур ханым шуны сизенгәндәй: "Бу икебезнең идея, инде күп еллар элек эшләнелгән. Мөсәвир абыең фанерага бизәкләр ясады да-ябыштырдык",-диде елмаеп.
Тагын бер нәрсә игътибарымны җәлеп итте: төрле рәсемнәр төшерелгән күптартмалы шкаф-аларда табигать күренешләре: таулар, агачлар, печән эскертләре ясалган, ә берсендә кеше ат белән җир сукалап йөри. Бу рәсемнең үз тарихы бар икән: аның дүртенче буын бабасы районыбызның Татар Әшнәге дигән авылыннан Ямашка күченеп килә. Аңа чит кеше булганлыктан, җир бирмиләр. Моңлы җырларын сузып егет башкаларга җир сукалап йөри. Әби-бабайлары сөйләгән әлеге вакыйга Мөсәвир абыйга бу рәсемне ясарга этәргеч бирә.
Сөйләшү менә шулай үзеннән-үзе ялганып китте. Һөнәре буенча укытучы кеше белән аралашу башкача була да алмыйдыр инде ул.
Тик укытучылыкка укыганчы ул тагын 3 уку йортын тәмамлый: училищеда хисапчы һөнәрен үзләштерә, авыл хуҗалыгы техникумын, ветеринария академиясен тәмамлый. Соңрак педагогия институтының биология бүлегендә укый. Инде 27 ел Ямаш урта мәктәбендә технология, рәсем, сәнгать дәресләрен укыта.
Гомумән, алар гаиләләре белән укытучылар. Хатыны-Мамадыш авылының Югары Ушма авылыннан килен булып төшкән Гөлнур апа-авылларында рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта икән. Бүген инде үз тормышлары белән яшәүче ике кызлары да әти-әниләреннән күреп әлеге һөнәрне сайлаганнар.
Тулырак газетабыздан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев