Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Хезмәт белән дә тәрбиялибез

Бүгенге көндә безнең Югары Тегермәнлек авылындагы "Акчарлак" приютында 26 бала тәрбияләнә. Аларның күбесе сабый чакларыннан ук язмыш тарафыннан кыерсытылганнар, ата-ана назыннан мәхрүм ителгәннәр. Шуңадырмы, холыклары да төрлечә инде. Һәрберсенә аерым мөнәсәбәт таләп ителә. Нинди генә булсалар да, иң элек балаларны яратырга кирәк. Без аларны олы тормыш юлында адашмаска, үз кыйблаларын...

Бүгенге көндә безнең Югары Тегермәнлек авылындагы "Акчарлак" приютында 26 бала тәрбияләнә. Аларның күбесе сабый чакларыннан ук язмыш тарафыннан кыерсытылганнар, ата-ана назыннан мәхрүм ителгәннәр. Шуңадырмы, холыклары да төрлечә инде. Һәрберсенә аерым мөнәсәбәт таләп ителә. Нинди генә булсалар да, иң элек балаларны яратырга кирәк. Без аларны олы тормыш юлында адашмаска, үз кыйблаларын табарга өйрәтергә тырышабыз.

Гомумән, бөтен авыл халкы төрле төбәкләрдән җыелган балаларны якын итә. Мондый мөнәсәбәтне тойган балалар да авылыбызны үз иттеләр. Авыл балалары белән дус, тату яшиләр.

Приютта тәрбияләнүче балаларның авылдагы ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә бик теләп булышуы бу дуслыкның бер мисалы. Соңгы кышкы бураннарның берсеннән соң авылыбызда иң өлкәннәрдән булган Халисә әбинең ишек алларын, капка төпләрен кардан көрәп кайттык. Балалар әбигә үзләре чиккән урындык япмасы бүләк иттеләр. Без җәй көннәрендә дә балалар белән ялгыз өлкәннәргә бәрәңге утыртырга, утарга, алырга, утын ярырга булышабыз.

Бу бер яктан балаларга хезмәт тәрбиясе булса, икенче яктан аларда игелек, миһербанлылык хисләре уяту, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү дә.

Рәсемдә: Халисә әбигә бүләк тапшыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X