Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Бу елда беренчесе

Олы Әшнәк авылы китапханәсендә кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар еш үткәрелә. Әле менә бу елның беренчесенә шагыйрь, популяр җырлар авторы Вазыйх Фатыйховны чакырырга булдык.

Очрашу тантанасын авыл җирлеге Советы башлыгы Фәрит Закиров ачып җибәрде. Үзенең кереш сүзендә ул якташыбыз турында, аның эшчәнлеге хакында сөйләде, иҗатында олы уңышлар теләде. Элеккегеләре белән чагыштырганда бу очрашу гаиләдә түгәрәк өстәл артында ирекле әңгәмә кору төсендә үтте. Татар теле укытучысы Резидә Сәлахетдинова очрашуга килгән авыл кешеләре, мәктәп хезмәткәрләрен шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Укытучы-пенсионер Зәмзәмия Сәгытдинова да шагыйрьнең иҗатына битараф булмавын әйтеп һәрбер язмаларын кызыксынып укуын белдерде. Очрашу хөрмәтенә оештырылган китаплар күргәзмәсеннән сайлап аның бер шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Аннары автор да үзенең яңа гына иҗат иткән шигырьләре белән таныштырды, кайберләренең язылу тарихы турында кызыклы мәгълүматлар бирде. Күп санлы укучыларның сорауларына шагыйрь төпле җаваплар бирде. Авыл китапханәсендә бу елның беренче очрашуы эчтәлекле һәм дустанә җылы шартларда үтте. Һәркем күтәренке шат күңел, канәгатьләнү хисләре белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев