Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“Мин бит сәхнә баласы!”

Сәхнә кешене танып булмас дәрәҗәдә үзгәртә, диләр. Ләкин шулай төптән үзгәрешләр булыр дип уйламадым да. Танышым Булат Хәбибуллин үзен сәхнәдә җырлары белән кызлар күңеленә гыйшык утлары салучы, шаян, оста, бер дә тик тормый торган егет буларак күрсәтсә, сәхнәдән төшкәч, авызыннан сүз тартып алып булмый торган оялчан егеткә әйләнә дә куя....

Булатның сәхнәдәге беренче адымнары алты яшьтән үк башланып китә. Балалар бакчасындагы тәрбиячесе Гөлнара Наилевна аны «Гармун уйный» дигән җыр белән «Созвездие-Йолдызлык» телевизион эстрада фестиваленә алып бара. Булат, яше кечкенә булуга карамастан, сынатмый, «Вокал-соло» номинациясендә беренчелекне алып, Чистай шәһәрендә чыгыш ясый. Шул минуттан ул-сәхнәне, сәхнә исә аны үз итә. Булат сәхнәдән төшми диярлек. «Созвездие-Йолдызлык-2007», «Созвездие-Йолдызлык-2009», «Созвездие-Йолдызлык-2010» фестивалендә катнашып, Казан, Норлат, Чирмешән, Питрәч һәм башка районнарда чыгыш ясап, диплом-грамоталарга лаек була.
Булатның сәхнәдәге образлары төрледән-төрле, бер карасаң, ул танкист формасында «Три танкиста» җырын башкара, солдат образына кереп, «В землянке» җырын җырлый, күп тә үтми, егет сәхнә түренә аякларына роликлар киеп чыга... Роликлар кию бер нәрсә, әле анда йөрергә өйрәнергә, микрофон тотып җырларга да кирәк бит!? Күңелдә калган чыгышларының берсе «Созвездие-Йолдызлык-2012» фестивале дип искә ала Булат. Анда «Татарстан», «Лебяжье озеро» җырларын башкарып, «Вокал-соло» номинациясендә Татарстан буенча 3 нче урынны ала. Казан шәһәренең УНИКС концертлар залында чыгыш ясый.
Булат Балык Бистәсендә үткәрелгән җыр бәйгеләрен дә читләп үтми - Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган «Салют Победы», «Радуга талантов-2009», «Уйна, гармун-2010» дип аталган район фестивальләрендә катнаша. Сабан туйлары да аннан башка үтми.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев