Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Изге Болгар җыены

Аллаһы Тәгаләнең рәсүле Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәлифәлеген дәвам итүче мәшһүр Багдад хәлифенең Идел Болгарстанына җибәргән илчелек сәркатибе Әхмәд Ибне Фазлан язмасыннан:

"Без Болгар патшасына Һиҗри 309 елның Мөхәррәм аенда (922 ел май) килеп җиттек. Падишаһ Алмыш Әлтабар әмере буенча Болгар иленең төрле якларыннан шушы җирнең биләре, аксакаллары, олуг затлары һәм гади халык агылды. Багдад Хәлифәсе Җәгъффәр Әл Мөкътәдир хәзрәтләре җибәргән хатны уку тантанасына җыелдылар. Әзерлек тәмамланганнан соң мин кулыма Коръән алып Хәлифә хәзрәтләренең хатын уку өчен халык алдына чыгып бастым. Әлтабар да (Алмыш хан) аяк өсте торып басты. Аның артыннан җыелган бар халык аяк өсте торып тыңладылар. Хат укылып беткәч алар барысы берьюлы дәррәү "Аллаһы әкбәр!, Аллаһы әкбәр!, Аллаһы әкбәр"-дип шундый итеп кычкырдылар. Бу авазлардан хәтта җир тетрәнеп куйды".
Менә шул рәвештә Болгар бабаларыбыз үз ихтыярлары белән Ислам динен, изге Коръәнне кабул иткәннәр һәм безгә амәнәт итеп калдырганнар. Ул халык күңелендә мәңге сакланыр, иншалла.
Миңа моннан 30 ел элек район мәгариф бүлегендә эшләгән вакытта беренче тапкыр Болгар җиренә аяк басу насыйп булды. Ул вакыттагы мәгариф министры Р.А.Низамов республикабызның барлык мәгариф бүлеге җитәкчеләрен бу изге җиргә алып барган иде. Шул вакыттан бирле һәр елны диярлек Болгар җиренә мәктәп укучылары, мөгаллимнәр, шәкертләр, яки гаиләбез, туган-тумачалар белән бергәләшеп сәфәр кылабыз. Бабаларыбызның каберләрен зиярат кылып, мәчетләрендә намаз укып, әрвахларның рухына багышлап дога кылып, иләһи илһам, рух, дәрт-дәрман җыеп кайтабыз.
Халык, Диния нәзарәте үтенече белән Җөмһүриятебезнең югары Шурасы Идел буе Болгарстанының Ислам динен рәсми рәвештә дәүләт дине итеп кабул итү көнен истәлекле дата итеп раслады. Быел изге Болгар җыены республика күләмендә 25 май-шимбә көнне үткәрелә. Район үзәк мәчетеннән дә махсус автобус белән бару оештырыла.
Изге ниятләребездә Аллаһы Тәгалә ярдәмче булсын. Болгар бабаларыбызның рухы шат булсын. Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X