Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Зөлхиҗҗә–Хаҗ ае, Корбан ае

Зөлхиҗҗә-Ислам динендәге 4 изге айның да аеруча мөкатдәсе, хөрмәтлесе. Ул Корбан бәйрәме ае. Бу көннәрдә кояш баегач аяз күк йөзенең көньяк-көнбатыш юнәлешендә ураксыман яңа туган айны күрсәгез бу Зөлхиҗҗә ае булыр. Мөселман өммәтенә яңа туган айны күргәч кулларыңны күтәреп: "Ай күрдем аман белән күңелем тулсын иман белән ...Я Раббым! Бу...

Зөлхиҗҗә-Ислам динендәге 4 изге айның да аеруча мөкатдәсе, хөрмәтлесе. Ул Корбан бәйрәме ае. Бу көннәрдә кояш баегач аяз күк йөзенең көньяк-көнбатыш юнәлешендә ураксыман яңа туган айны күрсәгез бу Зөлхиҗҗә ае булыр. Мөселман өммәтенә яңа туган айны күргәч кулларыңны күтәреп: "Ай күрдем аман белән күңелем тулсын иман белән ...Я Раббым! Бу ай бар җиһанга хәерле, бәрәкәтле, тыныч, имин айлар булса иде", дияргә кирәк. Яки Коръәннән берәр сүрә, "Раббәнә" аятен укып дога кылу саваплы гамәл.
Зөлхиҗҗә-Хаҗ ае. Аның тамырларында да "хаҗ" сүзе ята. Бу айда җир шарының барлык илләреннән һәр елны 3 миллионнан артык, шул исәптән Татарстаннан 1200 кеше пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең туып үскән шәһәре Мәккәгә, барлык мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбә мәчетенә барып хаҗ кылып кайта. Төп фарыз хаҗ гамәле Корбан гаете көнне башкарыла. Ул һәр елны пәйгамбәребез хаҗ кылган көндә-Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә үтәлә. Быел Гает намазы миляди календаре буенча 15 октябрьгә туры килә. Ул кояш чыгып көянтә буе күтәрелгәч башлана. Алдан 5 сәгать 40 минутта иртәнге намаз укыла. Гаеттән соң Аллаһ ризалыгы өчен Корбан чалу, мәрхүм туганнарыбызның каберләрен зыярат кылып дога уку, исәннәрнең хәлен белү йолалары башлана. Корбан чалулар тәшрикъ көннәрендә (16, 17 октябрь) рөхсәт ителә. Корбан ашы-Коръән мәҗлесләре ай буена дәвам итә.
Корбан ул иң зур һәм аеруча саваплы сәдакаларның берсе. Корбан итенең өчтән бер өлеше туганнарга, күршеләргә өләшенергә тиеш. Калган өчтән бер өлеше мохтаҗларга, шуннан калган өчтән бере үз гаиләсенә кала.
Корбан бәйрәмнәре мөбәрәк булсын! Кылган гамәлләребез, чалган корбаннарыбыз кабул булсын. Дөньялар тыныч, имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев