Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“Үзебез кебек, рәсемнәребез дә үзенчәлекле безнең”

Кем генә үзенең игезәге булуы турында хыялланмый икән ул?! Рәхәт бит, син рус телен, әдәбиятны яхшы белсәң, ул синең өчен физика, математика мәсьәләләрен чишеп бирә. Эх, рәхәтләнеп укытучыларның һәм әти-әниләрнең башын катырыр идегез, ә! Сиңа ошамаган егет "свиданиягә" чакырса, тотасың да игезәгеңне очрашуга чыгарып җибәрәсең. Әле шунысы бар, ул синең...

Квадрат эчендәге бәхет
Беренче тапкыр Алия белән Гөлия Зыятдиновларга кунакка килгәч мин каушап калдым. Бүлмәдә бер-берсенә бер тамчы судай охшаш ике кыз утыра иде. Әлбәттә, кунакларга хас тыйнаклык белән мин аларга текәлеп карамаска тырыштым. Ләкин күзләр үзләреннән-үзләре икесе арасында охшаш һәм аерым якларны эзли иде. Танышкач та, кайсы Алия, кайсы Гөлия икәнен истә калдырганчы башларым буталып, сүз башлый алмыйча озак интектем. Әле үзләре, "Без бер дә охшамаган! Әни дә, укытучылар да безне аера",- дип сүз кузгаталар. Ай-һай шулай микән?!
Балык бистәсе районы, Кече Әшнәк авылында көн итүче Зыятдиновлар гаиләсенә көтелгән бәхет ике тапкыр артып килә. 1995 елның ямьле май айларында ике кечкенә кызчык аваз сала. Баштарак кызларны бары аналары гына аера. Туганчы 9 ай буе йөрәк астында йөртеп, кемнең нинди холкы булуын өйрәнеп кала ул.
Игезәкләрнең беренче туганы тормышта да кыюрак, җитезрәк, дигән фикер бар. Алия белән Гөлия исә моның киресен дәлилләде. Алар арасында иң олысы булып Алия санала. Гөлия 10 минутка соңрак туган. Алай да, шуклыгы, өлгерлеге белән ул "апа"сыннан бер дә калышмый, арттырып та җибәрә әле.
"Рәсем безгә яңа дөнья ачты"
Кызларның охшашлыклары тышкы кыяфәт охшашлыклары белән генә чикләнми: Алия белән Гөлия кечкенәдән "рәсем", "сәнгать" дигән төшенчәләр белән "җенләнеп" үсәләр.
Башка балалар курчак, йомшак уенчыклар белән уйнаган вакытта да, бу ике кызчыкның кулларында һәрвакыт пумала, карандаш һәм альбом битләре була. Тора-бара мавыгулары яшәү рәвешенә әйләнеп китә. Сигезенче сыйныфта укыганда география укытучылары кызларга, сәләтләрен тагын да арттыру өчен, район үзәгендәге сәнгать мәктәбенә керергә киңәш итә. Алия белән Гөлия шулай эшлиләр дә. Озак уйлап тормый, Ф.Әхмәдиев исемендәге сәнгать мәктәбенә документларын тапшыралар. Мәктәптәге дәресләрдән соң, атнасына 2-3 мәртәбә район үзәгенә йөри башлыйлар. Шәһәр баласына ниндидер бер түгәрәккә йөрү гадәти хәл. Ә менә авыл баласы өчен шактый азаплы юл шул бу. 15 км ераклыкта урнашкан районга чокыр-чакырлы юллардан көн саен диярлек машина яллап йөрүләре, ай-һай, җиңелләрдән түгел. Дәрескә килми калган очраклар да булгалый. Ул вакытларда кызлар өйләрен рәсем ясау галереясына әйләндереп, укытучылары өй эше итеп биргән рәсемнәрне ясыйлар. Сәнгатькә мәхәббәтләре шул хәтле көчле булган, күрәсең, кызлар барлык сынауларны да җиңеп чыга. Алия белән Гөлия сәнгать мәктәбен кызыл дипломга тәмамлыйлар.
"Сәнгать мәктәбе безне, рәсем ясаудан кала да, күп нәрсәләргә өйрәтте,-ди Алия. -Беренче дәрестән үк, кулга карандашны да дөрес тота белмәгән килеш, рәсем дөньясына чумдык". Кызлар пластилиннан, балчыктан, камырдан төрле фигуралар, курчаклар ясарга өйрәнгәннәр. "Алар укырга кергән көннән бирле өйдә бер генә кәгазь кисәге дә, кирәкмәгән чүпрәк-чапрак та калмады бездә" -дип сөйли әниләре Нәзиһә апа.
Иң яхшы эш ул - хобби
Чыннан да, кызлар юк әйбердән дә "шедевр" ясарга сәләтле. Моны аларның эшләре дәлилләп тора. Алия белән Гөлия район һәм республика күләмендәге күп кенә бәйгеләрдә катнашалар. "Жаворонок" ачык зона фестивалендә Алия беренче дәрәҗәдәге дипломга, "Золотая осень" дүртенче балалар һәм яшүсмерләр конкурсында икесе дә беренче дәрәҗәдәге дипломга, "Алло, мы ищем таланты" республика күләмендәге конкурсында икесе дә икенче дәрәҗәдәге дипломга, "От творчества учителя к творчеству ученика" төбәкара фестивалендә икесе дә I дәрәҗәдәге дипломга ия булалар. Шулай ук башка төрледән-төрле конкурс-фестивальләрдә дә үзләрен сынап карый кызлар. Ирешкән уңышлары өчен кызлар, үзләренә сәнгать дөньясын ачучы укытучылары Фәния Хөрмәтовага бик рәхмәтле.
Алия белән Гөлиянең уртак эшләре дә бар. Игезәкләрнең бер-береңне аңлау, сизү дигән эчке тоемлаулары рәсемнәр иҗат иткәндә дә ярдәм итә кызларга. Аерым картиналар ясаганда исә бер-берсен кабатламаска тырышалар. "Үзебез кебек үк, рәсемнәребез дә үзенчәлекле булырга тиеш",-ди алар.
Иң яхшы эш ул-синең хобби, дип әйтәләр. Алия белән Гөлиянең дә мавыгу буларак кына башланып киткән сәнгать белән кызыксынуларын алга таба да дәвам итәселәре килә. Максатлары - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керү, бар дөньяга танылган дизайнерлар булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев