Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Йортыгыз имин булсын

Йортыгыз, милкегез имин булсын дисәгез, һич икеләнүсез безнең ведомстводан тыш каравыл бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Районыбыз җирлегендә 30 ел эшләү дәверендә безнең сак астындагы бер генә оешма, учреждение, шәхси йортны басу, милекләрен урлау очрагы булмады. Караклар йорт басарга омтылып карасалар да, безнең хезмәткәрләр вакытында килеп җитеп аларның мәкерле планнарын өзәләр. Агымдагы...

Йортыгыз, милкегез имин булсын дисәгез, һич икеләнүсез безнең ведомстводан тыш каравыл бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Районыбыз җирлегендә 30 ел эшләү дәверендә безнең сак астындагы бер генә оешма, учреждение, шәхси йортны басу, милекләрен урлау очрагы булмады. Караклар йорт басарга омтылып карасалар да, безнең хезмәткәрләр вакытында килеп җитеп аларның мәкерле планнарын өзәләр.
Агымдагы 2012 елда гына да шундый ике очрак теркәлде. Балык бистәсендәге бер шәхси йортта төнлә белән каравыл-янгын сигнализациясе (ОПС) телгә килә. 3 минут дигәндә тоткарлау группасы әлеге йорт янына килеп тә җитә инде. Ни күрсеннәр, бер егет хуҗаларның өйдә булмавыннан файдаланып җиңел генә табышлы булырга уйлаган. Тәрәзәне ватып йорт эченә кергән. Сак хезмәткәрләре аны шунда эләктереп тә алалар.
21 нче августта Совет урамындагы бер йортта да каравыл сигнализациясе хәбәр сала. Экипаж бу юлы да минутлар эчендә килеп җитә. Тәрәзәне яңагы белән алып куйганнар. Йортка керергә әзерләнгәннәр инде. Угрының үзен ишек алдында тоткарлыйлар. Бу ике очракта да караклар мәкерле планнарын коралар коруын, әмма йортларның үзәкләштерелгән сак пультына тоташтырылганын белмиләр шул.
Бүгенге көндә ведомстводан тыш сак бүлеге 96 объектны (оешма, учреждение, кибетләр, складлар) һәм 44 гражданнарның шәхси милке саклана торган урыннарны (йортлар, гаражлар, сейфлар) саклый. Шул исәпкә тревога сигнализациясе кнопкалары урнаштырган йортлар да керә. Аерым алганда, Корноухово картлар йорты, Югары Тегермәнлек балалар приюты, мәктәпләр, башка социаль әһәмияткә ия объектларны саклыйбыз. Кыскасы, районның теләсә кайсы почмагында урнашкан объектларны сак астына алу мөмкинлегебез бар. Безнең белән хезмәттәшлек турында килешү төзесәгез, оттырмассыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев