Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Яшәгез сез әле озак итеп!

Илебездә өлкәннәр айлыгы дәвам итә. Бу айда арабызда булган өлкәннәргә, әби-бабайларга, абый-апаларга аерым караш, ихтирам күрсәтелә.Шул уңайдан Бәтке авыл җирлеге дә мәктәп коллективы ярдәме белән өлкәннәргә чын мәгънәсендә зур бәйрәм ясады. Мәктәп укучылары авыл җирлегенә керүче өч авылда да зур концерт күрсәтте. Бәйрәм башында мәктәп директоры Рәис абый Нигъмәтуллин, авыл...

Илебездә өлкәннәр айлыгы дәвам итә. Бу айда арабызда булган өлкәннәргә, әби-бабайларга, абый-апаларга аерым караш, ихтирам күрсәтелә.Шул уңайдан Бәтке авыл җирлеге дә мәктәп коллективы ярдәме белән өлкәннәргә чын мәгънәсендә зур бәйрәм ясады. Мәктәп укучылары авыл җирлегенә керүче өч авылда да зур концерт күрсәтте.
Бәйрәм башында мәктәп директоры Рәис абый Нигъмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Фәнис абый Динмөхәммәтов өлкәннәрне, җыелган кунакларны бәйрәм белән котладылар, кадерле өлкәннәребезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балаларының кадер-хөрмәтен күреп яшәүләрен теләделәр. Котлаудан соң мәктәп укучылары үзләренең чыгышларын күрсәттеләр.
Бәйрәмдә авылларыбызның иң өлкән кешеләре хөрмәтләнде. Ә алар Яншыктан -Габделәхәт абый Габделхаков, Сания апа Сибаева. Габделәхәт абый сентябрь аенда 91 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Ә тиздән Сания апа да туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Кече Укмас авылының иң өлкән кешесе-Зөләйха апа Нәбиуллина. Аңа 1нче октябрь көнне 89 яшь тулган.
Чакырылган кунаклар арасында үзләренең 80 яшьлек һәм аннан да зуррак юбилейларын билгеләп үтүчеләр дә шактый иде.
Авылларыбызның пар канатлары - 50 елдан артык иңне иңгә куеп яшәүче парлары аерым игътибар үзәгендә иде. Ә андыйлар авыл җирлегебездә шактый. Алар хәзерге яшьләргә үрнәк булып яшиләр.
Гаилә - кечкенә генә дәүләт. Дәүләтнең ныклыгы, бөтенлеге яшәү рәвешенә бәйле. Төрле гаиләләр була. Алар арасында башкаларга үрнәк булырдай, нык, тәртипле, бер-берсенә хөрмәт итеп, аңлап яшәүчеләр дә шактый. Шулай булмаса, 50 елдан артык гомер итеп булыр идеме икән?! Шундый гаиләләрнең берничәсенә тукталып үтәсем килә.
Кече Укмас авылыннан Әхәт абый белән Рауза апа Хановлар быелгы елның апрель аенда үзләренең бриллиант туйларын- 60 ел бергә гомер кичерүләрен билгеләп үттеләр. Икесе дә Кече Укмас авылыннан. Өйләнешкәч тә тормыш авырлыкларын җиңеп шушы авылда гомер итәләр. Әхәт абый гомере буе тракторчы хезмәтендә, ә Рауза апа колхоз эшендә хезмәт куя. Аларның мәхәббәт агачы җимешләре булып 5 балалары, 9 оныклары һәм дә оныкчыклары куандырып тора. Гомер буе бәхетле, бер-беребезне яратып яшәдек диләр алар.
Яншык авылында да юк түгел андый парлар. Шундыйларның берсе - Хуҗәхмәт абый белән Рәйсә апа Нуриевлар гаиләсе. Бергә гаилә корып тора башлауларына 61 ел. Икесе дә шушы авыл кешеләре. Рәйсә апа сыер савучы булып эшли, ә Хуҗәхмәт ага атлар карый яшь чагында. Бүгенгесе көнне Хуҗәхмәт абый белән Рәйсә апаның 5 балалары, 6 оныклары, 5 оныкчыклары бар. Иң зур бәхетле мизгелләре итеп гаилә корып балалар туа башлаганны санасалар, бергә бәхетле гомер итүнең серен бер-берсенә гомер буе игътибарлы булып, берсен-берсе ихтирам итеп гаиләдәге тынычлыкны саклап яшәүдә күрәләр.
Кече Укмас авылында иңне иңгә куеп бергә гомер кичерүче парларның тагын берсе - Ильяс абый белән Рәхимә апа Шәмсевәлиевлар гаиләсе. Бергә яши башлауларына 57 ел. Ильяс абый Кече Укмас авылыннан, ә Рәхимә апа Яңа Арыштан. Ильяс абый Рәхимә апа белән Яңа Арыш авылында таныша. Бүгенгесе көнне авылда гомер итәләр. Тормыш күкләрен 6 балалары һәм 4 оныклары бизәп тора.
Кече Укмаста 57 ел бергә гомер кичерүче парларның тагын берсе - Әһлиулла абый белән Сафия апа Галимовлар гаиләсе. Яшьтән үк бер-берсе белән аралашып үскән алар. Тормыш коргач та Әһлиулла абый төзелештә, ә Сафия апа сыер савучы булып эшли. Хәзерге вакытта алар үзләре кебек үрнәк гаилә булып торучы уллары Илгизәр һәм киленнәре Гөлүсә тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәләр. Бу нигезгә ямь өстәп гаиләләре белән тагын 5 балалары, 12 оныклары, 6 оныкчыклары да җыела икән.
Шулай ук Кече Укмас авылында гомер кичерүче Миннәхмәт абый белән Нурлыбанәт апа Хәйретдиновлар һәм Фәхретдин абый белән Мәймүнә апа Садриевларның да бергә тормыш коруларына 50 елдан артык вакыт үтеп киткән. Ике гаилә дә балаларына тормышта үз урыннарын табырга булышканнар. Тормышның ачысын да төчесен дә тигез иңнәрдә күтәреп, ни генә булса да алга баралар.
Миңненур апа белән Хәлим абый Хәсәновлар гаиләсе Яншык авылында иң үрнәк гаиләләрнең берсе санала икән. Тиздән аларның алтын туйлары. Хәлим абый гомере буе колхозда эшли, Миңненур апа 40 ел авыл китапханәсендә эшләп, хезмәт ветераны дигән мактаулы исемгә лаек була. Хәсәновлардан гаилә бәхетенең сере турында сорагач, һич икеләнмичә: "Гаилә бәхете - түзем булып тигез гомер итүдә ул,"- дип җавап бирделәр.
Шулай ук Яншык авылында гомер итүче Юнус абый белән Мәръямбикә апа Хәйруллиннарның бергә тормыш коруларына - 56, ә Равил абый белән Мәгъшия апага Шәрәфиевларга-54 ел булган. Ике гаилә дә авыл хөрмәтлеләре. Гаилә бәхете серен бер-берсен ярату, тату булуда һәм юл куя белүдә күрә алар.
Очрашу җылы хисләр калдырды. Чыннан да авыл җирлегебез пар канатларга бай. Алда саналган парлар чын мәгънәсендә яшьләргә үрнәк. Сикәлтәле гомер юлын узганда тормыш тәҗрибәсен туплаган алар. Ә мәхәббәтләре, бер-берсенә булган җылы ихтирам һәм хөрмәт хисләре әле бүген дә сизелеп тора. Бер-берсенә карап елмаеп торалар. Мондый парлар авылда күбрәк булсын иде дип телисе килә.
Кирәк мондый очрашулар, бик кирәк. Яшь буынга менә дигән тәрбия бирү чарасы бит бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев