Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Яшәү көче

Сугыш... Бу сүзнең аяусызлыгын, фаҗигасен сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнар гына түгел, күрмәгән буын да яхшы аңлый. Чөнки сугыш бөтен җәмгыятьнең сәясәтен, кешелекнең язмышын минуты-сәгате белән башка якка үзгәрткән зур трагедия. Ул һәр гаиләгә кагылды. Бу авылдашым, тугызынчы дистәне ваклаучы Шәрифҗамал апа Вәлиева өчен дә шулай. Бөек Ватан сугышы башланганда...

Сугыш... Бу сүзнең аяусызлыгын, фаҗигасен сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнар гына түгел, күрмәгән буын да яхшы аңлый. Чөнки сугыш бөтен җәмгыятьнең сәясәтен, кешелекнең язмышын минуты-сәгате белән башка якка үзгәрткән зур трагедия. Ул һәр гаиләгә кагылды. Бу авылдашым, тугызынчы дистәне ваклаучы Шәрифҗамал апа Вәлиева өчен дә шулай.


Бөек Ватан сугышы башланганда бер төркем авыл яшьләре белән 16 яшьлек кыз да Питрәч районында тимер юл салуда катнаша. 22 нче июнь иртәсендә аларны радиодан Левитанның шомлы хәбәре уята. Тиз арада барысы да җыелып кайтырга чыгалар. Сугыш башлануына күңелләр ышанмый. Ничек инде игеннәр дә матур булып сабакка утырган, баш җибәрә, печәннәр өлгереп килә. Аларны җыярга, урнаштырырга, яшәргә кирәк ич. Тыныч тормышның бар рәхәте минут эчендә юкка чыгу ниндидер сәер төш төсле тоела аларга.


...Берничә көн эчендә эшкә яраклы ир-егетләр фронтка китеп бетә. Аларның хезмәтен Шәрифҗамал, Хәбирә, Хәбирҗамал, Хәлимә, Фатыйма, Һәдия, Бану, Хәдичә кебек яшүсмер кызлар дәвам иттерә.


-Атын да җиктек, урманын да кистек. Суык кышларда окоп та казыдык, Иделдә сал да агыздык. Бүрәнәдән-бүрәнәгә сикереп агачлар бәйләдек. Шул чакларда ничек суга батмаганбыздыр,-дип хәзер дә гаҗәпләнеп куя Шәрифҗамал апа. -Син булдырасың дип колхоз идарәсе мине гел авыр эшкә билгеләде. Кайда гына эшләсәм дә, сер бирмәскә тырыштым. Авырлыкларны уен-көлке, җыр белән җиңәргә өйрәндек без. Аннары ул чорларда бердәмлек тә көчле иде. Матур, тыныч көннәр киләчәгенә ышанып яшәдек.


Әнә шушы ышаныч, өмет аларга яшәү көче биргән дә инде. Сугыш барса да авылда тормыш дәвам итә. Фронтта бер аягын өздереп кайткан Гәрәй абый белән алар гаилә корып җибәрәләр. Аның тормыш иптәше тирә-юньдә танылган итек басучы булып китә. Берсеннән-берсе тырыш, уңган, акыллы балалар тәрбияләп үстерәләр. Әлбәттә, Шәрифҗамал апаның сабырлыгы, эшкә карусызлыгы гаиләнең төп тоткасы була. Бүгенгесе көнне Шәрифҗамал апа Вәлиева төпчек улы Рафаэль, килене Наҗия тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Сугыш чоры михнәтләрен балаларына, оныкларына еш сөйли ул. "Без күргәннәрне сезнең буынга татырга язмасын. Бу рәхәт тормышта тагын бераз яшисе килә әле,-ди хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X