Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Җәяүлеләр иминлеге–уртак бурыч

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, җәяүлеләр катнашында юл-транспорт фаҗигаләренең артуы күзәтелә.

2011елда Татарстан территориясендә җәяүлеләрне таптату, бәрдерүнең 1928 очрагы теркәлде. Аларда 231 кеше үлде, 1783 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Безнең район территориясендә җәяүлеләр катнашында 9 авария булды. 2 кеше һәлак булды, 7 кеше яраланды. Җәяүлеләр арасында да юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар очрап тора шул. Узган ел, мәсәлән, 428 җәяүле административ җаваплылыкка тартылганнар. Юллар иминлеге мәсьәләсе "Бердәм Россия" сәяси партиясен дә борчый. "Куркынычсыз юллар","Татарстан юлларында культура өчен" проектларын тормышка ашыра барып, юлларда иминлекне тәэмин итү буенча нәтиҗәле чаралар күрелә. Бу җәһәттән, партиянең җирле бүлеге дә мәгълүм эшчәнлек алып бара. Шушы көннәрдә "Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия" яшьләр хәрәкәте вәкиле Д. Низамов, район ЮХИДИ бүлегенең юл күзәтчелеге инспекторы И. Шиһапов, Балык бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитетының әйдәүче белгече С. Прохоров район үзәгендәге җәяүле кичүләренең торышын тикшерделәр. Эшче группа шактый кимчелекләрне ачыклады. Юл билгеләре ГОСТ таләпләренә җавап бирмиләр, җәяүле кичүләре тәүлекнең караңгы вакытында тиешенчә яктыртылмыйлар, кайбер кичүләрдә билгеләр ике якка да куелмаганнар. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча беркетмәләр төзелде, җаваплы оешмаларга аларны бетерү өчен күсәтмәләр җибәрелде, сроклар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев