Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Ябык булу матурлыкмы?

Бүгенге көндә, Ходайга шөкер дип, тук, мул заманда яшәп тә, үз-үзләрен ашаудан тыйган кызлар кызганыч булып күренә миңа. Әйе, һәрбер яшь кыз баланың чибәр, матур сынлы буласы килүе табигый күренеш, ул әле куркыныч хәл түгел. Ләкин теләгеңә ирешеп тә, вакытында бу уйдан котыла алмасаң, бик аяныч күренешкә китерергә мөмкин. Акылга...

Бүгенге көндә, Ходайга шөкер дип, тук, мул заманда яшәп тә, үз-үзләрен ашаудан тыйган кызлар кызганыч булып күренә миңа. Әйе, һәрбер яшь кыз баланың чибәр, матур сынлы буласы килүе табигый күренеш, ул әле куркыныч хәл түгел. Ләкин теләгеңә ирешеп тә, вакытында бу уйдан котыла алмасаң, бик аяныч күренешкә китерергә мөмкин. Акылга сыймый торган бу теләкнең нәтиҗәсе булып анорекcия чире барлыкка килә ала.
Анорексия-ул организмның азык кабул итү эшчәнлеге бозылуы. Интернет чыганакларда язылганча, күбесенчә ул кешенең ябыгырга теләве нәтиҗәсендә барлыкка килә. Күп очракта аның белән хатын-кызлар авырый икән. Бу чир авырлык кимү, симерүдән курку, күңел төшенкелегенә бирелү, йокы качу кебек билгеләргә ия. Алар өчен туңу, аретмия, хәлсезлек гадәти күренешкә әйләнә. Андыйларда тиз кызып китү, үпкәләү һәм үч алу теләге барлыкка килә. Бигрәк тә, хатын-кыз өчен зыяны зур. Ул гормоннар эшчәнлеген боза һәм ахыр чиктә, хатыннар бала таба алмый. Наркотик матдәләрдән ләззәт алучы наркоманнардан аермалы буларак, анорексиклар ризык кабул итмәүдән рәхәтлек ала. Шундый зур теләк каян барлыкка килә соң? Бактың исә, нәселдән дә килә, гаилә йогынтысы, эчке контрольлек нәтиҗәсе, кемгә дә булса охшарга тырышу теләге белән туа икән ул. Менә шушы авыруга дучар була язган Алинә, ул елларны караңгы төн белән чагыштыра. Тулы гәүдәле, шулай да чибәр кыз үзенең чаялыгы, үткенлеге белән башкалардан аерылып тора иде. Шуңа карамастан, студент вакытыннан ук ябыгу теләге белән янды. Өченче курска җиткәч, юллама алып, чит илгә китте. Шуннан күп еллар үткәч кенә, бер очраклы гына күрештек аның белән. Мин аны танымыйча узып киткәнмен. Минем исемем белән эндәшүче кызга борылып карасам, янымда бик ябык, хәтта кечерәеп калган танышым Алинә тора. Аптырап калуымны сизеп, ул үзе белән булган хәлләрне сөйләргә ашыкты. Ябыгу нияте белән диетага баскан булган. Ләкин үзе максат итеп куйган авырлыкка ирешеп тә, кәнагать булмыйча, ашавын тагын да киметә төшкән. "Күп ризыклардан баш тартуы читенрәк булса да, сынлы гәүдәмә карап, горуруланып йөрдем. Барысыннан да матуррак, күркәмрәк күренгән саен масаю дигәнең дә күңелгә кереп утыра бит әле. Киң булып калган киемнәреңе туган-тумачага тараттым, үземә яңаларын сатып алдым. Гел аягүрә генә капкалап, вак-төякне ашап йөрдем шул. Аннан, әле яңа алган киемнәрем дә капчык кебек бушап калды. Тагын да тарракларын эзләргә тотындым. Төннәрен йоклый алмыйча азаплана идем. Ул вакытта тагын да ябыграк була алам бит әле, дигән уй бөтен күңелне биләп алган иде шул.... Әбинең, ашый алганда аша кызым, үтми торган чагы да була әле аның, дигән сүзләренең мәгънәсен хәзер аңладым", -ди ул ялгышларын танып.
Кызганычка каршы, үзенең нинди хәлдә калуын соңлап кына аңлаган Алинә. Күпме генә тырышса да, ашау теләге аннан качкан була, ул элеккеге сылу буй-сынын кайтара алмый. Хәзер ул бөтен өмете белән табиблар, психологлар ярдәменә ышана.
Гөлназ Зарипова.
фото с yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев