Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Яңарышлылар мәдәният йортында корбан ашы уздырганнар

Корбан ае мөселманнар өчен иң изге, саваплы айларның берсе. Бик күп гаиләләр корбан чалып якыннарын, туган-тумачаларын, мохтаҗларны шатландырып, вафат булганнарны искә алып мәҗелесләр үткәрәләр. быел Корбан аеның өлкәннәр ункөнлеге белән туры килүе икеләтә куаныч, бәйрәм булды.

Шушы уңайдан быел да безнең Яңа Арыш авыл җирлеге биләмәләрендә хуҗалык итүче "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең башкарма директоры Рәис Гафуров корбан чалдырды.

Авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов, мәдәният хезмәткәрләре Кәүсәрия Зыятдинова, Гөлүзә Ситдыйкова инициативасы белән мәдәният йортында зур мәҗелес оештырылды. Аны уздыруда Себер якларында яшәүче авылдашыбыз Ринат Гатияттулин матди ярдәм күрсәтте. Мәҗелескә авылыбызның җитмеш яшьтән узган барлык өлкәннәре чакырылды.

Нурзидә Хөсаенова.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X