Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Яңа Арыш авылы китапханәсендә Әниләр бәйрәме узды

Яңа Арыш авылы китапханәсендә "Әниләребез- тормышыбыз бизәге" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте.

Анда "Азык-төлек корпорациясе"ннән сыер савучылар, бозау караучылар чакырылды. Китапханәгә килеп керешкә бәйрәм рухы чагыла иде. Матур итеп бизәлгән бүлмә, мул табын.

Бәйрәм барышында Әниләргә матур котлау сүзләре яңгырады. Җырлар, шигырьләр, биюләр, кызыклы конкурслар белән үрелеп барды кичә. Чакырылган кунакларыбыз бик зур активлык күрсәттеләр. Һәрберсе үзләренең осталыкларын, уңганлыкларын төрле яктан ачтылар. Бигрәк тә Ильсояр Гарифуллина, Гөлнур Гараева, Кәүсәрия Зыятдинова, Гөлнур Ситдикова, Рузилә Каримова башкаруындагы җырлар бик эчтәлекле, тирән мәгънәле җырлар иде. Гөлфирә Имамиева үзенең теле-телгә йокмас мәзәк-көлдергечләре белән кунакларны шатландырды. Бәйрәмне тулыландырып үтә дә сәнгатьле тавышлары белән шигырь сөйләп - Гөлүзә Мусина, Айзирәк Гарифуллина кунакларыбызны таң калдырдылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Кунакларыбыз, рәхәтләнеп бергәләр җырлап, биеп, бәйрәм кичәбезнең узганын сизмичә дә калдылар һәм кичәне оештырганнары өчен олы рәхәтләрен әйттеләр. "Безне хөрмәтләп, олылап чакыруыгызга барчабыз исеменнән дә рәхмәтебезне белдерәбез. Әле мондый ук кичә оештырганнары юк иде безгә. Бу соңгысы да булмасын. Очрашуларыбызны тагын көтеп калабыз. Сый-хөрмәтегезгә, матур бәйрәм кичәсе оештыруыгызгы мең-мең рәхмәт сезгә",- диде кунакларның берсе Гөлфирә Имамиева. Айзирәк Гарифуллина үз хис-төйгылары белән бүдеште. "Кичәне оештыручыларга, бәйрәмнең матур оештырылуына, зурлап чакыруыбызга рәхмәт, мондый рухтагы бәйрәм безнеңгә бик тә ошады",-диде ул.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр