Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Яңа Арыш авылы балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булды

Балалар бакчасы - бала тормышындагы яңа һәм шул ук вакытта иң катлаулы этапларның берсе. Өйдән, әнидән аерылып, яңа дусларга, яңа кагыйдәләргә ияләнүе бала өчен дә, әниләр өчен дә бик катлаулы ул.

Хәер, балаларның күбесе балалар бакчасына беренче тапкыр килгәч, бар дөньясын, хәтта әнисен онытып, яңа уенчыклар белән уйный. Ләкин икенче көнгә яисә берничә көннән бала елый башлый, чөнки яңа үзгәрешләр барлыкка килә: көн тәртибе, яшьтәшләр белән аралашу, моңа кадәр таныш булмаган апаны тыңлау, аерым игътибарның кинәт кимүе һ.б. Болар һәр балада да була торган күренешләр. Мин дә беренче баламны-Рүсүлне балалар бакчасына биргәч тә нәкъ шушы күренешләр кабатланды. Алдан бик борчылдым: нәрсә ашый икән, уенчыклар белән уйный микән, дуслары белән аралаша ала микән, тәрбияче апасы белән мөгаләмәсе ничек икән дип уйлый идем. Беренче тапкыр адым ясаган вакытлар һаман да күз алдыма килеп, күңелем тула. Беренче чорда аның елаулары, өйгә кайтасы килүе, әни-әтидән аерылып каласы килмәве бик көчле булды. Бүгенге очрашудан соң, мин чыннан да баламның бакчага яратып барасы килүе, ияләшүе турында күбрәк белә алдым.

Шушы көннәрдә балалар бакчасында әти-әниләр җыелышында булдык. Яхшы эмоцияләр белән сөенеп-шатланып кайттым. "Әйлән-бәйлән" балалар бакчасы мөдире- Рәсимә Гимадиева әти-әниләрне бакчадагы эш тәртибе, уставы, планнары, кагыйдәләре, торышы белән таныштырды. Әти-әниләрнең һәрбер соравына җавап биреп.

"Әйлән-бәйлән" балалар бакчасына 22 бала йөри икән. Әлеге җыелышта бакчаның өлкән тәрбиячесе - Фәния Хамиева балаларның көндәлек эш тәртибе турында таныштырды. Презентация аркылы ул балаларның бакчага килгәннән алып- кайтканчыга кадәр ни эшләүләре, нәрсә белән мавыгулары турында аңлатты. Балалар белән булган кайбер мизгелләрне фотога төшереп экран аша күрсәтүе безгә зур куаныч булды. Миңа физкульт минутлары, һавада төрле кызыклы уеннар белән мавыгулары, дәресләрнең күңелле үтүләре зур кызыксыну уятты. Һәрбер әти-әнине үз баласының нәрсә белән шөгыльләнүе, кайсы дәресләрне үз итүе кызыксындырадыр инде ул. Җыелышта яшь тәрбияче Эльвира Рәхимова чыгыш ясады. Ул безгә уку-укыту методикасы белән таныштырды. Нинди әсбаплар белән эш итүләре хакында сөйләде. Рәсем дәресләре бик күңелле үтә, дидактик материаллар белән эшләү зур кызыксыну уята икән сабыйларда. Балалар ике дәүләт теле булган-татар теле белән беррәттән урыс телен дә якын итүләре турында да сөйләде Эльвира. Бу җыелыштан соң бик канәгать булып калдым.

Киләчәк кешесе нинди булыр? Сау-сәламәтме ул, белемлеме, акыллы-мәрхәмәтлеме, иманлы булып үскәнме? Туган телен онытмаганмы? Бу матур сыйфатларны тәрбияләү-әти-әнинең дә, тәрбияченең дә зур бурычы. Бала күңеленә кечкенәдән юл сала алу, тәрбияле, шулай ук белемле, сәләтле шәхес үстерә алу-синең өчен дә, балалар бакчасында тәрбияләгән тәрбияче өчен дә зур бәхеттер, минемчә. Бакча мөдире Рәсимә Гимадиевага, зур көч куеп, һәрбер балага индивидуаль якын килеп эш итүче тәрбиячеләребезгә-Фәния, Дания апа Камиловналарга, Эльвирага, балалар бакчасында хезмәт итүче барлык хезмәткәрләргә рәхмәтемне белдерәм.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,

Яңа Арыш авылы.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакча