Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Вәсимә апа Гыймадиева: өлкәннәр үрнәгендә әдәпле булырга, хезмәтне яратырга, сабырлык белән яшәргә кирәклеген төшендерә

Авыл җирлекләрендә дә ветераннар саны елдан ел кими. Олы Солтан авылында яшәүче 86 яшьлек Вәсимә апа Гыймадиеваның тормыш юлы күпләр өчен үрнәк булырлык.

Илдә Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 13 яшь була. Гаиләдә берсеннән берсе кечкенә җиде баласын калдырып, әтисен фронтка озаталар. Тик озак та үтми аның Мәскәү өчен барган каты бәрелешләрдә батырларча һаләк булуы хакында хәсрәт хат килеп төшә. Ә авылда тормыш җиңел булмый. Колхозда булган икмәкне, атларны фронтка озаталар. Авыл кешеләре ачлыктан интегә башлый. Вәсимә өч иптәш кызы белән кар астында басудан калган бөртекләрне, башакларны җыеп алып аны кул тегермәне аша тарттырып, умач пешереп ашыйлар. Шуннан соң барлык сеңелләре-энеләренең күңелләре күтәрелеп китә. Бер ничә көннән соң алар кабат шул кәсеб белән басуга юл тоталар. Әмма бу юлы кайсыдыр алар хакында милициягә хәбәр җиткерә. Өйдә тентү үткәреп чиләк төбендә күгәреп беткән өч килогрмага якын, җирдә коелган ашлыкны табып алып, кулга алалар. Бер атнадан авылда ачык суд үткәрелә. Өч кыз баланы өчәр елга хөкем итәләр. Әле балалыктан чыкмаган сабыйлар Казан шәһәре төрмәсенә озатыла. Анда да яхшы күңелле кешеләр очрый. Бәхетенә төрмәдә эшләүче Мәскәү шәһәреннән булган бер ханым сабыйларны нык кызганып югары судка хат юллый. Җиде ай төрмәдә утырганнан соң аларны азат итәләр. Иреккә чыккач Казан шәһәрендә яшәүче әтисенең апасы аны җәяүләп туган авылына озата. Шуннан соң Вәсимә җиде чакрым ераклыкта урнашкан Корноухово авылындагы спирт заводына эшкә керә. Анда эш тәмамлангач аны Хутор бүлекчәсендәге кирпеч заводына билгелиләр. Әнә шулай бик кечкенәдән тормыш арбасына җигелеп, эшләп үсә. Колхозга Чулман елгасы утрауларыннан бүлеп бирелгән камыш чабып, азык ташуда кышын Берсут урманнарында агач кисүдә катнаша ул. 23 яшендә гаилә корып яши башлагач та тормышлары җиңеләйми. Улы Нургазиз дөньяга килгәч озак та үтми, ире фаҗигале төстә вафат була. Шуннан соң аны дүрт бала белән тол калган Миннеәхәткә димлиләр. Кечкенәдән авыр тормыш шартларында үсеп, зур чыныгу алган Вәсимә балаларга ятимлек ачысын күрсәтмәскә тырышып яши. Хуҗалык эшеннән дә калмый, гаиләсен дә тәртиптә тота. Еш кына аларны авылда күпләргә үрнәк итеп куялар. 50 елдан артык бергә гомер кичергән иптәше Миннеәхәт абый гына вафат булды. Вәсимә апа бүген уртанчы улы Илдар гаиләсендә тәрбияләнә. Оныкларын карарга, йорт эшләрен башкарырга да булыша ул. Еш кына оныкларына үзенең яшьлек еллары турында сөйли. Аларга өлкәннәр үрнәгендә әдәпле булырга, хезмәтне яратырга, сабырлык белән яшәргә кирәклеген төшендерә.
Бәдамша Валеев.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X