Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Уйлар колы булган мәлемдә

Район газетасы битләрендә уйландырырдай язмалар шактый.

Кайберләрен кайта-кайта укыйсың. Шундый мәкаләләрнең берсе Казан шәһәреннән Нәзирә Мостафинадан (Гыйззәтуллина) юлланган иде. Анда Балтач авылы Мәдәният йортында үткәрелгән чара яктыртылган һәм "Сезнең клуб ишегендә йозак эленеп тормыймы?"-дигән сорау куелган иде. Әлеге мәкалә күңелемне кузгатып уйлар дөньясына әйдәде.

Район үзәгеннән шактый читтәрәк урнашкан Ямаш авылы уңган-булган кешеләре белән дан тота. Шөкер, ул бүген бетеп баручы авыллар рәтендә түгел. Йортлар төзек, юллар караулы, тормыш мул; халкым хәләл хезмәте белән көн күрә. Дөрес, бездә дә яшьләр калага тартыла. Әмма бәйрәмнәрдә авыл гөр килә. Яше-карты узган гасырның 70 елларыннан хезмәт иткән клубка агыла. Гап-гади агач йорт иде, югыйсә, тик менә дигән мәдәният учагы!

Әлфия Мостафина.

Ямаш авылы.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев