Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Утырткан ди, бабай, чөгендер...

Нәрсәгәдер иртәдән кәеф юк иде. Каләм тотсаң, фикер килми, фикер җебен сапласаң җөмләсен табып булмый дигәндәй. Шул чак бүлмәмә җыйнак кына бер бабай килеп керде. -Исәнме, энем. Шәмсевәли абзаң булам мин. Соң белмисеңмени? Улым Таһир милициядә, Дамирым подстанциядә эшли, кызым Галия 2 нче мәктәп директоры. -Ә, -мин әйтәм. -Оныгың Руслан...

Нәрсәгәдер иртәдән кәеф юк иде. Каләм тотсаң, фикер килми, фикер җебен сапласаң җөмләсен табып булмый дигәндәй. Шул чак бүлмәмә җыйнак кына бер бабай килеп керде.
-Исәнме, энем. Шәмсевәли абзаң булам мин. Соң белмисеңмени? Улым Таһир милициядә, Дамирым подстанциядә эшли, кызым Галия 2 нче мәктәп директоры.
-Ә, -мин әйтәм. -Оныгың Руслан гаишникмы?
-Нәкъ шулай. Әйдә, бер әйбер күрсәтәм. Төшеп меник әле.
Иярдем инде. Ике баскычны бер атлап диярлек аска йөгерде бабай.
Бер әйбер дигәне самовар хәтле чөгендер икән. Үзе кебек күпне күргән "Жигули"еның арткы утыргычыннан сөйрәп чыгарды ул аны.
-Нәкъ сигез кило бу, энем,-диде абзый шат елмаеп. -Башкалары да шул чама.
Шәмсевәли ага Хәмәтвәлиев 1967 елдан бирле Балык бистәсендә яши икән. Өч дистә елдан артык автотранспорт предприятиесендә эшләгән. "ГАЗ", "ЗИЛ" кебек йөк машиналарын иярләгән.
-Гомер буе үз йортым белән яшәдем. Сыер, үгезләр асрадым. Ул заманда 6 көтү бар иде Балык бистәсендә. Хәзер сугымлык кына алып асрыйм инде. Чөгендерне мал тота башлаганнан бирле утыртам. Терлекләр өчен бик файдалы бит ул. Он сибеп тә бирсәң, сөтле дә, итле дә итә инде. Элек 4-5 сутыйга кадәр җиткерә идем. Хәзер бер сутый гына инде. Орлыгын да сатып алган юк, үзем хәстәрлим.
-Бу "Шестерка"ңа ничә яшь соң бабай?
-"Шестерка" түгел, "Тройка" ул. 34 ел була инде. Вакытында маен алыштырсаң, карасаң, көйләсәң машина йөри инде ул,-диде агай "корыч ат"ының түбәсенә суккалап. -Хәзер бу тирәдә генә йөрим инде. 3-4 ел элек Казанына да чыгып китә идек әле.
Менә шушы бабай белән ярты сәгать аралашу, гәпләшү күңелләрне күтәреп җибәрде бит, әй. Менә кем әйтсен инде аңа сиксән беренче яшь дип. Тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яши белә ул. Иренмәгән бит, хезмәт җимешен күрсәтергә, уңышы белән уртаклашырга төшкән. Күңелләре белән һич картаймас, йөрәкләрендә дәрт-дәрмән сүрелмәс, Әлмәндәрдәй, Шәмсевәлидәй картларга сокланам мин. Бер туып җиргә килдең икән инде менә шулай яшәргә кирәк ул. Күпләр хәзер ник туганына үкенеп дигәндәй гомер кичерәләр бит.

Рәсемдә: Шәмсевәли ага Хәмәтвәлиев үзе үстергән чөгендере белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев