Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Ут эченнән чыккан егет ул

Армия ир-егетләр өчен чын тормыш мәктәбе, тәрбия чыганагы.

Түбәндәге язмам чын сугыш кичеп, туган җиренә исән-имин әйләнеп кайткан авылдашым Нурулла Сибгатулла улы Әхмәдуллин хакында.
Ул инде мәктәптә укыганда ук беркадәр тәҗрибә туплап өлгерә. 9-10 нчы сыйныфларда укыганда 2 ел комбайнда эшли. Ә 1986 елда мәктәпне тәмамлагач армия сафларына алалар үзен. Башта 5 ай Төрекмәнстанда хәрби күнекмә үтә. Аннары әтисез үсүенә дә карамастан, аны сугыш эченә Әфганстанга кертәләр. Кайнар ноктаның куркыныч мизгелләрен беренче төндә үк татый ул.
"Иң элек безне самолет белән Кундуз шәһәренә китерделәр. Шунда аэропортта палаткаларга урнаштырдылар. Төн җитүгә туплар шартлый башлады. Кем кая булдыра ала шунда чапты. Качып котылучылар да, үлүчеләр дә күп булды. Безнең өчен бу беренче сынау гына иде әле",-ди ул авыр хатирәләрен күңелендә яңартып.
Аннары аларны төп хезмәт урыны Файзабад шәһәренә алып китәләр. Нурулла абыйның әйтүенә караганда, ул таулар арасында урнашкан була. Юллар юк, азык-төлек продуктларын вертолет белән генә китерәләр. Ел әйләнәсе җәй булганлыктан, температура да бездәгедән күпкә җылырак- 60 градус чамасы эсселек.
"Шәһәрдә йөргәндә шунысына игътибар иттем-юньле юллары, эчәргә сулары булмау өстенә, биредә искиткеч хәерчелек хөкем сөрә. Хәтта тораклары да юк, яшәү шартлары да бик начар-алар балчык өйләрдә гомер кичерәләр... Халыкның белем дәрәҗәсе дә бик түбән. Дин бик көчле булганлыктан хатын-кызларның барысы да пәрәнҗәләрдән төренеп йөри.
Көпә-көндез шәһәр урамнарында йөрүе безнең халыкка куркыныч иде. Чөнки мәкерле дошман төрле уенчык, магнитофон кебек вак-төякләр эченә шартлаткыч матдәләр урнаштырып юлларда калдырып китәләр. Аз гына саксызлык күрсәтсәң, ялгыш кына кулыңа алсаң, үзеңне бу дөньяда юк дип исәплә".
Шундый авыр, куркыныч шартларда хезмәт итү өчен түземлек белән бергә кыюлык та кирәк. Син үз өчен генә түгел, ә иптәшләрең, командирларың гомере өчен дә җаваплы. Нурулла абыйның да газиз башкайлары ни генә күрми. Тик ул Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үти. Ул кичергән куркыныч хәлләрне ишетсәң чәчләрең үрә торырлык.
Шулай бервакыт ул пулеметчы, радист, снайпер, сапер һәм бүлек командиры белән колонна сакларга чыкканда камалышта кала. Аларга күпсанлы дошманга каршы 3 сәгатьтән артык каршы торырга туры килә. Радист, ниһаять, элемтәгә чыгып, тиз арада ярдәм килеп җитә. Дошманнар ягында югалтулар күп була, калганнары качып котылалар. Нурулла абыйга һәм аның иптәшләренә күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары өчен хөкүмәт бүләкләре тапшырыла.
Шулай ук солдатларга чиратлашып, 2 сәгать тын да алмыйча диярлек дошманны күзәтергә туры килә. Мондый вакытта Нурулла абый белән иптәшләре дошманның һөҗүм башларга җыенуын күреп ут ачалар. Нәтиҗәдә, бик күп хезмәттәшләренең гомерләрен саклап калалар.
1988 елның июлендә аларны колонна белән Термез шәһәренә алып чыгалар, соңрак Степанаванга җибәрәләр. Биредә дә Нурулла абый 3 ай хезмәт итә. Алар кайтып, 15 көн үтүгә әлеге шәһәрдә көчле җир тетрәү хакында хәбәр килә, үлүчеләр саны бик күп була.
Солдатны иң зур түземсезлек белән көтүче кеше, әлбәттә, газиз әнисе. Дамирә апа да бердәнбер улы өчен ут йотып яши. Шулай булмыйча, Әфганстанда, ут эчендә йөрү уен эш түгел. Нурулла абый үзенең иң кадерле кешесен газаплардан саклап калу ниятеннән почта бүлегендә аена 4 хат калдыра. Почтальон аларны атна саен җибәреп тора. Барысында да бер үк мәгънәле сүзләр: "Әни минем өчен борчылма, барысы да яхшы...". Дамирә апа аның сугышта икәнен дә сизми. Нурулла абый туган йортына кайткач ул хатларны көлә-көлә ертып ташлый.
Әнисе каршы төшкәч: "Монда язылганнар барысы да ялган, әни. Әгәр минем турында чын дөресен белеп торсаң, син инде күптән авыруга сабышыр идең",-дип җавап бирә ул.
Ә менә улы армиядә хезмәт иткәндә рота командиры Аблакуловтан килгән Рәхмәт хатын ул һаман күз карасыдай саклый. Шулай булмый ни, улың турында мактау сүзләре ишетү һәр ана өчен зур горурлык бит.
Хәрби хезмәттән кайткач ул берничә ел фермада шофер булып эшли. Читтән торып Чистай совхоз техникумында инженер-механик һөнәрен үзләштерә. Биш ел колхозда "ЗИЛ" машинасында эшли. Аннары, 1997 елдан бүгенгәчә Түбән Тегермәнлек мәктәбендә завхоз вазыйфасын башкара.
Кая гына бармасын, нинди генә эшкә алынмасын, һәр эшне зур җаваплылык һәм намус белән үти. Гаиләсенә дә күпләр сокланырлык. Хатыны Гөлүсә апа белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Әнисе Дамирә апа да килене һәм улы янәшәсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X