Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Ул Ленин ордены кавалеры

Тыңгысыз күңелле кешеләр өчен һәр мизгел кадерле. Андыйлар тормышта үз урыннарын табалар, уңышка ирешәләр. Югары Тегермәнлек участок амбулаториясендә электрчы булып эшләүче Йолдыз Фәйзрахман улы Галимов та икмәкне балачактан ук тир түгеп табарга өйрәнә.

7 нче сыйныфны тәмамлагач, Лаеш һөнәри училищесында механизаторлыкка укый ул. Илленче елларның урталарында, Казахстан далаларында чирәм җирләрне күтәрү башлана. 1961 елда Йолдыз абый да шунда җибәрелә. 1967 елда туган якларына кайтып Роза апага өйләнгәч, аны да үзе белән алып китә. Анда тракторчы, комбайнчы булып эшли. Өйләнгәнче башка хезмәттәшләре белән палаткаларда яшиләр, аннары торыр өчен квартира бирәләр. Чирәм җирләрне уңдырышлы чәчү җирләренә әйләндерү өчен бик күп көч, тырышлык таләп ителә алардан. Кайчандыр бары чүп үләннәре генә үскән далаларда чыннан да мул уңыш җыеп ала башлыйлар.
1972 елда урып-җыю вакытында беренчелекне алган Йолдыз абый "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены белән бүләкләнә. Ә тагын сигез ел үткәч, 1980 елда Ленин орденына лаек була.
Механизаторлыкка укыса да, ул гомеренең күп өлешен электрчы һөнәренә багышлый. 1973 елда гади электрчы булып эшли башлаган Йолдыз абыйга, тиз арада баш энергетик вазифасын йөклиләр. Тырыш кеше нинди генә һөнәргә алынса да, әллә каян күзгә ташлана, башкалардан аерылып тора шул.
Әмма кайда гына булсаң да, анда нинди генә уңышларга ирешсәң дә, барыбер туган як, туган туфрак үзенә тарта. Казахстанда тормышы җайлы гына барса да, Йолдыз абый да гаиләсен алып 1997 елда Югары Тегермәнлеккә кайтып төпләнә. Бүгенге көндә тормыш иптәше һәм бер улы белән шул авылда гомер итәләр. Ә икенче улы гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши.
Тормышыннан канәгать икәнлеге күзләреннән күренеп тора Ленин ордены кавалеры Йолдыз Фәйзрахман улы Галимовның. Ул бүген дә яраткан хезмәтендә.




















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Каавалер Ордена Ленина