Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Уңай үзгәрешләр сөендерә

Беренче мәртәбә алты ел элек районыбызда күп фатирлы иске йортларга капиталь ремонт үткәрелә башлады.

Безнең 80 фатирлы йортта ул 2013 елда узды. Ремонт барышында подъездларда инвалидларга урамга чыгу җайланмалары эшләнде. Һәр катта яктырту лампалары куелды, үзе ябыла торган пластик ишекләр урнаштырылды. Ә быел йортыбызның һәр катында 20 электр щитлары яңартылды. Бүген яшәгән йортыбыз җылы, матур, бөтен уңай мөмкинлекләр булдырылган. Тик менә коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр булуы гына безне нык борчый. Андыйлар белән моңа кадәр җиң сызганып эшләүче дә булмады. Бүгенгесе көнне идарәче компания директоры Евгений Бочарев эшли башлагач нәтиҗәләр күзгә күренеп яхшырды. Чөнки барысында да ул башлап үзе йөри, үтәлешне тикшерә. Түләмәүчеләр белән дә зур эшләр башкарыла. Хәзер инде зур бурычлары җыелганнары да аннан арынырга тырышалар. Суд приставлары да әҗәте булганнарга тыңгы бирми. Безнең йортта ике фатирның бүген 200 мең сум бурычы бар. Түләмәүчеләр арасында җитеш тормышта яшәүчеләре дә байтак. Үзем, мәсәлән, һәр ай саен коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясарга барганда өч әбинең түләүләрен дә алып барам. Алар пенсия алу белән миңа шалтыратырга гадәтләнделәр.
Бик күп йортларны борчыган тагын бер мәсьәләгә тукталасым килә. Башкалар белән чагыштырганда гомуми йорт хәҗәте өчен түләү күпкә азрак. Чөнки барыбызда исәпләп эш итәбез. Халык та экономиянең нәрсә икәнен яхшы аңлый башлады. Һәр катта кеше килеп кергәч кабына торган лампалар урнаштырдылар. Аллага шөкер, соңгы елларда йортыбызда һәм районда уңай үзгәрешләр безне нык сөендерә. Илебездә бер үк тынычлык кына була күрсен иде. Район җитәкчелеге дә безнең сорау-үтенечләребезне бер вакытта да кире какмый.
Раилә Дудко.
Фото: редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев