“Тыңлаусыз кәҗә”
Көннәрнең берендә кәҗә барлык йорт хайваннарын, кош-кортларны урманга барырга чакыра. Әби дә, тавыклар да кәҗәне урманга бармаска өндиләр. Анда һәр агач, куак саен куркыныч ерткычлар сагалап торуы турында әйтәләр. Әмма тыңлаусыз кәҗә берүзе урманга китә. Ә анда аның каршына бүре килеп чыга. Ярый әле эт килеп коткара үзен. Бу гыйбрәтле...
Көннәрнең берендә кәҗә барлык йорт хайваннарын, кош-кортларны урманга барырга чакыра. Әби дә, тавыклар да кәҗәне урманга бармаска өндиләр. Анда һәр агач, куак саен куркыныч ерткычлар сагалап торуы турында әйтәләр. Әмма тыңлаусыз кәҗә берүзе урманга китә. Ә анда аның каршына бүре килеп чыга. Ярый әле эт килеп коткара үзен.
Бу гыйбрәтле әкиятне "Березка" балалар бакчасы сабыйлары тын да алмый карап утырдылар инде. Аны караганнан соң нәниләргә өлкәннәр сүзен һәрвакыт тыңларга кирәклеген аңлатып тору кирәк түгел. "Ярамый",-дип йөз тапкыр кабатлауга караганда да тәэсирлерәк инде спектакль. Ә аны нәниләргә тәрбиячеләр С.Баранова, А.Гаврилова урта группа балалары белән әзерләгәннәр. Шактый зур әкиятне яттан өйрәнгәннәр яшь артистлар. Телләре телгә йокмый инде. Рольләрне дә нәкъ артистларча башкаралар. Нәниләрдән соң спектакльләрен тәрбиячеләргә дә күрсәткәннәр. Алар да югары бәяләгәннәр нәниләр иҗатын. Менә шулай кечкенәдән иҗатка, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтәләр балаларны бу балалар бакчасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев