Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Үткәннәрдән Хатирәләр...

Сабантуй-элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Сабантуйга әзерлек бер-ике көн алдан башлана. Аны әзерләү өчен авыл яшьләре ат җигеп, гармуннар белән җырлап-биеп, урам әйләнеп, бүләкләр җыялар. Авыл халкының Сабантуйга бүләк бирмичә калучысы юк. Элек кызлар сабантуйга дип сөлгеләр чиккәннәр. Яшь егетләр үзләренең яраткан атларын...

Сабантуй-элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Сабантуйга әзерлек бер-ике көн алдан башлана. Аны әзерләү өчен авыл яшьләре ат җигеп, гармуннар белән җырлап-биеп, урам әйләнеп, бүләкләр җыялар. Авыл халкының Сабантуйга бүләк бирмичә калучысы юк. Элек кызлар сабантуйга дип сөлгеләр чиккәннәр. Яшь егетләр үзләренең яраткан атларын чабышка әзерләгәннәр.
Тик шулай да Сабантуйның күрке-ул милли көрәш. Анда олылар, егетләр батырга көрәшә алалар. Күпләр өчен моннан да мавыктыргычрак бәйге юк.
Элегрәк авылларда Сабантуй бәйрәмнәре ничек үткән? Сабантуй батырларына хөрмәт ни дәрәҗәдә булган? Сорауларыма җавап табар өчен мин 11 ел буе Югары һәм Түбән Тегермәнлек Сабантуйларында мәйдән тоткан 70 яшьлек Кәримов Нәгыймулла абый янына бардым. Ул мине гүя үзенең яшьлегенә алып кайтты.
-Мин көрәш белән балачактан ук кызыксына идем. 4 нче классларда укыганда ук малайлар белән җир чыгуга болынга чыгып, анда бил алыша торган идек. Иң беренче җиңүем - 18 яшьләрдә булды. Ул заманнарда җиңүчеләргә хәзерге кебек тәкә бирмиләр иде. Иң зур бүләк - кул сәгате. Шулай да авылда беренче тәкәне мин алдым. Аны авылдашыбыз Гатауллин Шәриф абый хатыны авыргач, Сабантуй батырына дип адарынган була. Чып-чынлап көрәш белән мавыгуым 1959-1970 елларга туры килә.
-Ул вакыттагы Сабантуйлары хәзерге Сабантуйлардан нәрсәсе белән аерыла иде, - дим, кызыксынып.
-Бүген яшьләрнең күбесе Сабантуй карар өчен түгел, ә ял итү, бер-берсе белән күрешү өчен йөри. Ә ул вакытта халык бөтен мәйданны уратып бәйге карый, теләсәң дә аларны ерып та кереп булмый иде. Шулай ук һәркем үзенең һөнәрен күрсәтеп калырга ашыга. Бигрәк тә көрәшкә мөкиббән китәләр иде.
-Көрәш сезонына ничегрәк әзерләнә идегез?
-Мин үзем һәр Сабантуй бәйрәмен түземсезлек белән көтеп ала идем. Алай махсус әзерләнгәнем булмады. Мөгаен, безне колхоз эше чыныктыргандыр. Хәзерге көрәшчеләр билгеле бер үлчәү авырлыгына керү өчен ябыгырга тырышалар. Ә ул вакытта төрле приемнар белән көрәшү дә юк, авырлык буенча да бүлмиләр. Үземнән 15 килограммга авыррак көндәшләрне дә җиңгәнем булды.
-Берәр истә калган вакыйга булмадымы?
-37 яшемдә 30 килограммлы сарык бирделәр, шуны күтәреп мәйдан буенча йөрүем күңелемә кереп калган.
-Көрәш белән кызыксыну балаларыгызга да күчмәдеме?
-Хатыным белән 2 кыз, 1 малай үстердек. Улым көрәш белән беркайчан да кызыксынмады. Әмма минем кызыксынуым оныкларыма - Миләүшә исемле кызымның ике малаена күчкән. Алар һәр җәйне авылга кайталар, Сабантуйларда көрәштә катнашмый калганнары юк. Олысы хәтта Күгәрчен сабантуеннан бүләккә радио алып кайткан иде. Шулай ук бертуган энем дә көрәшче минем. Ул безгә килгәндә өйдә дә, ишек алдында да көрәшә торган идек.
Хәзер инде ул чакларны сагынып сөйләргә генә калды. Авыру сәбәпле 2 ел Сабантуй бәйрәмен карарга да барганым юк. Әмма шулай да бу бәйрәмне сагынып көтеп алам. Бу көнне күңелем белән яшьлегемә кайткандай булам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев