Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Тешләрне яшьтән сакла

Кешенең тешләре төрле патоген факторларга тиз бирешүчән була. Шуңа күрә аны кечкенәдән сакларга кирәк. Тешләргә, уртка һәм телгә әледән-әле профилактик чаралар үткәрүне гадәткә кертү файдалы. Теш арасында продукт калдыгы калу нәтиҗәсендә ул еш зыян күрә. Шуңа кечкенәдән гигиена чараларын дөрес сайларга кирәк. Ә аңа теш щеткалары, паста, порошок, элексирлар һәм...

Кешенең тешләре төрле патоген факторларга тиз бирешүчән була. Шуңа күрә аны кечкенәдән сакларга кирәк. Тешләргә, уртка һәм телгә әледән-әле профилактик чаралар үткәрүне гадәткә кертү файдалы. Теш арасында продукт калдыгы калу нәтиҗәсендә ул еш зыян күрә. Шуңа кечкенәдән гигиена чараларын дөрес сайларга кирәк. Ә аңа теш щеткалары, паста, порошок, элексирлар һәм төрле чистарткычлар керә. Шуларның берничәсенә ныклабрак тукталу урынлы булыр. Теш щеткасының башы 25-30 сантиметр булуы зарур. Аның ярдәмендә тешнең ерак, уңайсыз урынына җиңел ирешергә мөмкин. Шулай ук телнең дә эчке тышчасын чистарту файдалы. Ул бүленеп чыккан суның ябышкак булуын киметә. Димәк, тешкә таш утыруга киртә куя. Уртларның ялкынсынуын булдырмый. Теш щеткасының кылы уртача катылыкта булырга тиеш. Аларны сайлаганда табиб белән киңәшләшү кирәк. Шулай ук ул сезгә яраклы теш пастасын да тәкъдим итәчәк. Тешләрне чистарту процессында, уртларга массаж ясауда үз киңәшен бирер. Болар бар да тешнең нык, таза булуына китерәчәк. Табиблар сезгә шулай ук аны иртә-кич нинди үлән төнәтмәләре белән чайкауның файдалы булуын да әйтерләр. Бүген бик күпләр иң кыйммәтле теш щеткалары һәм пасталары куллануны иң яхшы чара дип уйлап нык ялгыша. Бу очракта иң уңышлы гигиена чарасы булып профилактик эшне табиб киңәше белән алып бару исәпләнә. Әлбәттә инде бу чараларны бервакытта да кичектерергә ярамый. Дөрес итеп куллану зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев