Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Терлекчеләр сукмагыннан...

Авылыбызда тырыш хезмәтләре белән макталган кешеләр байтак. Миннур абый белән Рауза апа Фатыйхова шундыйларның берсе.

Иске Арыш авылында туып гомер кичерүче Рауза апа Миннур абыйны армия сафларына озатып, ике ел буена аны көтеп ала. Хәрби хезмәттән кайткан егет берничә ел авылда эшләп өс-башын караганнан соң гаилә корып җибәрә.
Миннур абый гаиләдә олы малай булып үссә дә, аны чит җирләр, шәһәрнең асфальт юллары кызыктырмый. Бик күп яшьтәшләре читкә китеп урнашса, ул туган авылында калып Т-150 тракторында эшләп тәм таба. Рауза апа бу вакытта фермада яшь бозаулар карарга алына. Кечкенәдән әти-әниләренә булышып терлекләр карап үскән Миннур абый да берничә елдан соң тракторчы хезмәтен калдырып, тормыш иптәше янына терлекчелеккә күчә. Шулай итеп, аның биредә эшли башлавына да инде ике дистә елдан артык вакыт узып киткән. Рауза апа да тырыш хезмәтендә макталып күп еллар дәвамында сыерлар савып, коллектив хөрмәтен яулап лаеклы ялга чыкты. Алар дус-тату гаиләдә 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Тырыш хезмәтләре белән гомер кичерергә кирәклеген алар балаларына да төшендерә белгәннәр. Өчесе дә авылыбызда төпләнеп калдылар. Миннур абыйны тәүлек буе диярлек фермада күрергә мөмкин. Көндез биредә терлекләр караса, төнгә ул аларны сакларга каравылга кала. Ике улы да әтиләре янәшәсендә фермада хезмәт куялар. Айдар җәй буе көтүдә, ә кышын ат җигеп терлекләр карый. Икенче уллары Айнур да фермада алдынгы хезмәткәрләрдән исәпләнә. Аларның шәхси хуҗалыклары да терлекчелек фермасыннан бер дә ким түгел. 6 баш савым сыерлары, 2 атлары бар. Тана, бозау, сарыкларның исәбенә бармаклар җитми. Туган авылларында төпләнеп калып, җирнең кадерен белеп хезмәт куя бүген Фатыйховлар. Авылда эш юк, акча табып булмый дип читтән бәхет эзләүчеләргә чын мәгънәсендә үрнәк булып тора бу гаилә. Бәхетләрен туган авылларында табып, тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яши, дип, нәкъ менә шундый хезмәт сөючән гаилә хакында әйтә инде халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев