Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“Теремок” та кунакта- даныбыз китте еракка (фотолар)

Безнең Корноухово авылында халык җырга-моңга, төрле күңел ачу чараларына сусаган, дип һич кенә дә әйтеп булмый. Мәдәният йортында, балалар бакчасы, мәктәптә халык өчен бәйрәм кичәләре һәрдаим үткәрелеп тора.

Менә шундый күркәм чараларның берсе дүртенче март көнне "Теремок" балалар бакчасында үтте. Әлеге чарага әтиләр белән беррәттән әниләр дә чакырылган иде. Бу чара гаилә бәйрәменә әверелде. Бәйрәмгә тәрбиячеләр һәм балалар да яхшы әзерләнгәннәр иде. Алар әти-әниләрен, әби-бабайларын, шигырьләр сөйләп, берсеннән-берсе матур җырлар җырлап тәбрикләделәр. "Яблочко", "Морячок", "Матрешка әбиләре" биюләрен һәркем яратып кабул итте. Бәйрәмгә зур кашыгын тотып "кунакка килгән" ялкау әкият герое Антошкага чын солдатларча сәләтләрен күрсәтеп, аны тәртипкә дә өйрәттеләр балалар.

Әти-әниләргә дә бу көнне үзләрен төрле конкурсларда сынап карарга туры килде. Үз балаңның куллары белән әзерләнгән бәйрәм бүләкләрен алу һәр әти-әни өчен иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Бәйрәм җыр - биюләргә үрелеп, чәй табыны артында дәвам итте.

Сабыйларның, әти-әниләрнең күңелләрен күреп, чын бәйрәм оештыручы "Теремок" балалар бакчасы мөдире Любовь Максимова һәм тәрбиячеләргә барлык әти-әниләр исеменнән бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Эшләрендә һәм гаиләләрендә уңышлар, сабырлык һәм саулык телим. Шушындый күркәм чаралар еш булсын, шулай аралашып, ярдәмләшеп яшик.

Гүзәл Хәбибуллина,

Корноухово авылы Мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев