Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Тарихны саклаучылар

17 май көнне без Халыкара музейлар көнен билгеләп үттек. 2012 ел Татарстан республикасында тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шуңа да республикада музейлар эше үсеш алачак. Безнең туган якны өйрәнү музее да мәдәни тормыштагы бу мөһим вакыйгалардан читтә калмас.

Балык бистәсе туган якны өйрәнү музее иң элек хәрби һәм хезмәт даны музее буларак оештырылды. Узган гасырның 60 нчы елларында ук Балык бистәсе мәктәбенең тарих укытучысы Виталий Иванович Шурыгин Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында материаллар җыя башлый. Берникадәр вакыттан соң ул туган якны өйрәнү түгәрәге оештыра. Бу түгәрәккә йөрүче балалар сугышта катнашучыларның шәхси әйберләрен, документларын, фотосурәтләрен, хатларын җыялар, туплыйлар. Безнең районда туган Советлар Союзы Геройлары белән хат язышалар.
Сугыш һәм хезмәт ветераннарының үтенечләре, КПСС район комитеты беренче секретаре М.Виноградов күрсәтмәсе белән Бөек Җиңүнең 40 еллыгына музей ачу турында карар кабул ителә. 1985 елның 8 маенда ул тантаналы төстә ачыла. 1992 елга кадәр ул җәмәгать башлангычында эшли, аннары ТР Дәүләт музее филиалы була. Бүгенге көндә музей юридик зат статусына ия. Аның Котлы Бөкәштә һәм Олы Елгада филиаллары да бар.
15 ел дәвамында музейда 1200 экспонатны үз эченә алган хәрби тематика буенча коллекция формалаштырылды. 2001 елда музейның профиле үзгәртелү сәбәпле, яңа экспозиция төзелде. Бүгенге көндә музей фондында 5000 данәдән артык экспонат саклана. Алар арасында сирәк очрый торган китаплар, документлар, кораллар, кулланма сәнгать предметлары һәм башкалар бар. Музейда традицион рәвештә бүләк итү көннәре үткәрелә. Район халкы, ветераннар, укучылар музейга төрле тарихи предметлар алып киләләр. Хәер, музейга ел әйләнәсендә бүләкләр тапшырырга мөмкин.
Балык бистәсе туган якны өйрәнү музеена ел саен 3000 якын кеше килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев