Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Сугышчан дуслар очрашуы

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан Мәдәният йортында үткән тантанага 80 гә якын әфганчы-ветеран килде. Аларны муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов белән хәрби комиссар Фәрит Ваһапов тәбрикләп изге теләкләрен җиткерделәр. Район үзешчән артистлары Әфганчылар хөрмәтенә матур җырлар бүләк иттеләр. Бу көнне биредә тантаналы төстә киләчәк буын вәкилләренә...

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан Мәдәният йортында үткән тантанага 80 гә якын әфганчы-ветеран килде.

Аларны муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов белән хәрби комиссар Фәрит Ваһапов тәбрикләп изге теләкләрен җиткерделәр. Район үзешчән артистлары Әфганчылар хөрмәтенә матур җырлар бүләк иттеләр. Бу көнне биредә тантаналы төстә киләчәк буын вәкилләренә Россия граҗданлыгы турында документ-паспортлар тапшырылды.

Шуннан соң районыбыз әфганчы-ветераннары һәйкәлгә гирляндалар, чәчәкләр куйдылар. Күп еллардан бирле дәвам итә торган күркәм гадәт буенча алар быел да чәй табына артында җыелышты. Бирегә шулай ук Әфганстанда батырларча һәлак булган Күгәрчен авылы егете Равил Гыйниятуллинның әтисе Исмәгыйль абзый да килгән иде. Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев аңа батыр йөрәкле егет тәрбияләгән өчен рәхмәтен белдереп бүләк тапшырды.

Бу көнне район әфганчылары авыр хәрби хезмәт елларын, сугышчан дусларын искә алдылар. Аларның һәркайсы мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итсен, мәктәп укучылары арасында нык активлашсын иде дигән теләкләрен белдерде. Мондый хөрмәтләүләр үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү өчен иң кулай булуын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев