Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Сугыш елы балаларына авырлыкның күп өлеше тигән

Ачлы-туклы яшәү, авыр хезмәтне күреп үскән алар.

Гобәй авылыннан Галимә Гыйниятуллина да шул чор кешеләренең берсе. Гаиләдә икенче бала булып туган ул. Әтисе ферма мөдире, ә әнисе фермада сарыклар караучы булып эшләгәнлектән, аңа да алар янәшәсендә булышып, эшкә ойрәнеп үсәргә туры килә. Ун яшеннән үк колхоз эшендә катнаша башлый ул. Сугыш башлангач әтисен фронтка алалар. Әмма ни кызганыч, күп тә үтми, әтиләренең Ленинград өчен барган каты сугышларда һәлак булганы турында хәбәр килә. Берсеннән-берсе кечкенә балалар белән әнисе ялгыз кала. Тылдагылар өчен дә гаять авыр көннәр башлана. Әнисе һәм апасы Галия белән көнгә берәр гектар урак урганнарын бүгенгедәй ачык хәтерли Галимә апа. Ул чакта укырга теләге булса да, нибары өч кенә сыйныфны тәмамлап кала ул. Чөнки тормыш кыенлыклары аңа алга таба укырга мөмкинлек бирми.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев