Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Спорт белән дус булыйк

Хәзер яхшы уку, ныклы белем алу, сәламәтлекне ныгыту өчен районыбызда бөтен уңай шартлар да бар.

Сәламәт яшәү рәвеше турында күп ишетәбез. Һәммәбезнең дә буш вакыты аз булуга карамастан, төрле спорт төрләре белән шөгыльләнүе бүген куанычлы хәл. Соңгы вакытларда илебездә аянычлы, начар гадәтләр дә тукталган кебек. Җәмгыятебезнең киләчәге яшьләр кулында, диләр. Димәк, алар сау-сәламәт, таза, нык булып үсәргә тиешләр. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу алар өчен ят, чит күренешкә әйләнсен иде. Белгәнебезчә, андыйлар физик яктан да йомшак булалар. Бары тик бүгенге көн белән генә яшиләр, киләчәк турында борчылмыйлар. Нәтиҗәдә әледән-әле хәвефле хәбәрләр ишетелеп тора. Сукбайлыкның нигезе дә шушы начар, зыянлы гадәтләргә бәйле. Болардан арыну өчен спорт белән дуслашу бердәнбер юл дип беләбез. Үзем дә иптәшләрем белән "Дельфин" спорт комплексында аэробика түгәрәгенә йөрим. Монда районыбызның хезмәт ветераннарын да еш очратырга мөмкин. Алар спорт залына йөри башлагач, гәүдәләренең җиңеләеп китүенә, авыруларның чигенүенә сөенәләр. Шуңа без дә бик теләп спорт белән шөгыльләнәбез. Йөгерү, җиңел атлетика төрләрен үз итәбез. Сыйныфташларым да спортны ярата. Һәр төркемгә 10-15 әр бала йөри. Урта яшьтәгеләргә һәм өлкәнрәк буыннарга да спорт белән дуслашу үзенең уңай нәтиҗәләрен бирер иде. Бүген теләгән кешегә йөгерү, чаңгыда йөрү, йөзү түгәрәкләренә йөрергә була. Барыбыз да спорт белән дус булсак, төрле авырулардан интегүчеләр дә сирәк булыр иде. Белгәнебезчә, спортчылар арасында тәмәке тарту, алкогольле эчемлек кулланучылар бөтенләй юк. Барыбыз да шулай сәламәт яшәү рәвешен үзебезгә юлдаш итеп алсак, илебез халкы да озак яшәү буенча дөньяда беренчеләр рәтенә чыгар иде. Ә минем өчен бүген олимпия чемпионы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Алинә Кабаева бар яктан да үрнәк булып тора. Минем дә аның кебек шат йөзле, сау-сәламәт булып үсәсем килә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев