Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Соңлаган үкенеч

Кыска гына гомер юлында без барыбыз да диярлек төзәтә алмаслык хаталар,

зур ялгышлыклар эшлибез. Яисә төрле сәбәпләр аркасында эшләп өлгерә алмаган гамәлләребез өчен борчылабыз.
Үземнең дә гомер юлымда андый хәлләр булгалады. Хәзер инде якыннарыма тиешле игътибар бирә алмавыма, соңгы сулышларын алганда алар янәшәсендә булмавыма үкенеп яшим. Үсеп килүче яшь буын берүк андый хәлләрне кабатламасын, шуңа гыйбрәт өчен, ул хәлләр хакында сезне дә таныштырыга булдым.
1961 елның 12 апрель көнендә 86 яшендә авырып түшәккә егылган әтиемнең әтисе Вәли бабай янында булмавыма йөрәгем әрни. Ул вакытта мин тракторда эшли идем. Иртән нык эшкә ашыкканга, аның янына кереп кенә чыктым да, ыңгырашып нидер әйтүенә артык игътибар итмичә үз юлымда булдым. Кырга эш урынына барып җиткәч озак та үтмәде, мине алырга машина килде. Иң кадерле кешем соңгы сулышын алганда, зирәк акыллы киңәшләре белән тәрбияләгән бабам җан биргәндә янәшәсендә була алмавыма әле дә күңелсезләнәм.
Икенче вакыйга 1982 елның март аенда кабатланды. Әтием авырып урын өстендә ятса да, зиһене, фикер йөртүе төгәл иде. Аның хәлен белергә шәһәрдән апам белән җизни дә кайттылар. Бер кич кунгач алар китәргә әзерләнеп, әнине дә үзләре белән чакырдылар. Әнинең шәһәрдә яшәүче абыйсы да бу вакытта авырый иде. Әти олы өйдә ята. Ә без кече яктан сөйләшәбез. Апалар кыставына ән: "Юк инде, балалар, әтиегезне калдырып бара алмыйм",-дигәч, мин аны-моны уйламыйча: "Бар, әни, монда без калабыз бит. Әтинең саулыгы ярыйсы, тамагына да ашый-эчә", дип әйтеп куйдым. Боларны әти ишетеп яткан. Һәм барысын да бик авыр кичергән күрәмсең. Берничә көннән соң ул минем кулда җан бирде. Ә аңарчы әнигә үпкәсен белдереп, сөекле улым минем ашаганны күпсенә икән дип әйтеп куйган. Әтинең бу сүзләрен әни безгә берәр ай үткәч кенә әйтте. Уйлап җиткермичә әйтелгән бу сүз күрәмсең, аның күңеленә авыр тоелган. Хәзер инде аның өчен мин озак еллар буена үкенеп яшим. Бабам һәм әтием рухына дога кылып, Ходайдан кичерү сорыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев