Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Сокланабыз сезгә

Яңа Сала авылында узган әниләр бәйрәменә багышланган кичә тәбрикләү сүзе белән башланып китте. Бәйрәмгә кунак итеп кайнана белән яшәүче киленнәр чакырылган иде. Болар: Имаметдинова Гөлнур-30 ел кайнана белән бик тату, бер-берсен аңлап яшиләр, хәзер инде үзе дә әби кеше, оныклар үстерешә. Кәримуллина Венера-безгә Кукмара якларыннан килен булып килгән, 6 бала...

Яңа Сала авылында узган әниләр бәйрәменә багышланган кичә тәбрикләү сүзе белән башланып китте. Бәйрәмгә кунак итеп кайнана белән яшәүче киленнәр чакырылган иде. Болар: Имаметдинова Гөлнур-30 ел кайнана белән бик тату, бер-берсен аңлап яшиләр, хәзер инде үзе дә әби кеше, оныклар үстерешә. Кәримуллина Венера-безгә Кукмара якларыннан килен булып килгән, 6 бала анасы. Кәримуллина Райлә-Саба якларыннан килгән килен, кайнана белән 9 ел матур итеп яшәп яталар, 2 бала әнисе. Мусина Дилбәр-Биектаудан килгән килен, кайнана белән 9 ел әни белән кыз шикелле дус, тату яшиләр, 3 бала тәрбиялиләр. Имамиева Тәгъзимә-кайнана белән 19 ел яши, 2 балалары үсеп килә.
Тамашачыларны бигрәк тә килен-кайнана мөнәсәбәтләре кызыксындырды. Киленнәр кайнаналары турында бик җылы итеп сөйләделәр, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яшьләргә үзләренең киңәшләрен бирделәр. Алар шулай ук викторина сорауларына, табышмакларга җавап эзләделәр, мәкальләр әйтештеләр.
Кичәдә әниләргә багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Бу җырларны авылыбызның талант ияләре Имаметдинов Нурислам абый, Хөснуллина Рушания, апалы-сеңелле Айсылу һәм Айгөл Кәримуллиналар, Шәрәфиев Ильназ һәм иң нәни җырчыбыз Габдрахманова Илүзә башкарды.Кичәдә шулай ук авылыбызның күп балалы әниләре, солдат әниләре, тол әниләр турында да искә алдылар. Ахырда китап күргәзмәсе белән таныштылар. Авыл халкы шундый матур кичә өчен ихлас рәхмәтләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X