Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Шушы яктан, шушы туфрактан без...

Күпме вакыттан соң авылга янәдән җан сулышы өрелде. Яңа ачылган Мәдәният йорты гөрләп эшли башлады. Авылыбыздан чыккан шәхесләрне барлап, очрашу оештыру уебызда бар иде инде. Күптән түгел әнә шуны чынга ашырып "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип аталган кичә узды. Иң элек Бикчурай башлангыч мәктәбе укытучысы Рәхидә Габдрахманова авылыбыз тарихы...

Күпме вакыттан соң авылга янәдән җан сулышы өрелде. Яңа ачылган Мәдәният йорты гөрләп эшли башлады. Авылыбыздан чыккан шәхесләрне барлап, очрашу оештыру уебызда бар иде инде. Күптән түгел әнә шуны чынга ашырып "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип аталган кичә узды.

Иң элек Бикчурай башлангыч мәктәбе укытучысы Рәхидә Габдрахманова авылыбыз тарихы белән таныштырды. Очрашуга тарих фәннәре кандидаты, язучы-публицист Нурулла Гарифның кайтуы аеруча сөенечле иде. Тамаша залына килгән укучылар авылыбыз горурлыгы булган шәхес белән очраштылар. Минем уйлавымча, аны сәгатьләр буе тыңлап утырсаң да ялыктырмас кебек.

Очрашуга шулай ук район администрациясе аппараты җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлов, "Шәһри Казан" газетасы мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Хәбибуллина да кайткан иде. Авылыбызның иганәчесе Ленар Гаянов исә очрашуның үзәгендә булды. Чөнки аның тырышлыгы нәтиҗәсендә генә авылдашларыбыз Мәдәният йортына ия булдылар. Шуңа күрә Мәшләк җирле үзидарә башлыгы Илдус Мифтахов үзенең чыгышында аңа кылган игелекләре өчен барыбыз исеменнән дә рәхмәтен белдерде.

Һәр бәйрәмнең нуры сәхнәдән яңгыраган җыр-моңнар. Авылыбыз үзешчәннәре бу яктан сынатырлык түгелләр. Кунакларыбызның һәр чыгышы матур-матур җырлар белән үрелде. Диләрә Садыйкова, Илгиз Мифтахов, Нурзидә Вәлиева, Алсу Исмәгыйлова, Рәис Габделбәров башкаруындагы җырларны тамашачылар алкышлар белән кабул иттеләр. КФУ студенткасы, авылдашыбыз Рамилә Миннеханова исә үзенең иҗат җимешләре белән таныштырды. Җанга ятышлы шигырь тәлгәшләрне һәркем яратып тыңлады.

Галиәскәр Камал театры артисты Камил Камаловны да зур хөрмәт белән искә алдык. Бөек Ватан сугышына киткән авылдашларыбыз (бәләкәй генә авылга 136 кеше), шулай ук Әфган, Чечняның утлы нокталарында хезмәт иткән Фәрид Габдрахманов, Вилнур Сахабетдинов кебек ир-егетләребез дә бар безнең.

Бикчурай авыл Мәдәният йорты мөдире Рөстәм Шәйдуллин белән китапханә мөдире Фидания Шаһиева килгән кунакларга истәлек бүләкләре тапшырдылар. Бүләкләрне мәктәпкәчә яшьтәге балалар шатланып кабул иттеләр. Мәктәпкә быел 6 бала белем алырга киләсе. Димәк авылыбызның киләчәге бар дигән ышаныч, өмет яши.

Авылдашларыбыз бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралыштылар. Очрашулар әле яңадан булырлар, чөнки еллар узган саен күңел хатирәләрне, истәлекләрне барлый. Ә без, кайткан кунаклар, шушы кичәне оештырган Рәхидә Габдрахманова, Фидания Шагиева, Рөстәм Шайдуллинга яраткан газетабыз аша зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Фәридә Мифтахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X