Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Сабырлык төбе – алтын

Айдар кара күзле, чем-кара чәчле бик чибәр авыл егете. Авылда аңа күз төшермәгән, үзенә каратырга теләмәгән кыз булмагандыр, мөгаен. Ләкин аның күңелендә сөйгән яры, Айсылуы бар. Ул шәһәр кыз. Әмма бу аларны мәхәббәтенә бер дә киртә түгел иде. Киресенчә, сагынып бер-береңне көтү үзе бер бәхет булып тоела яшләргә. Аларның мәхәббәтенә...

Айдар кара күзле, чем-кара чәчле бик чибәр авыл егете. Авылда аңа күз төшермәгән, үзенә каратырга теләмәгән кыз булмагандыр, мөгаен. Ләкин аның күңелендә сөйгән яры, Айсылуы бар. Ул шәһәр кыз. Әмма бу аларны мәхәббәтенә бер дә киртә түгел иде. Киресенчә, сагынып бер-береңне көтү үзе бер бәхет булып тоела яшләргә. Аларның мәхәббәтенә күпләр кызыга. Ә кемнәрдер көнли. Менә шундыйларның берсе - сеңлесе Ясмин. Алар арасына керү, аеру теләге белән янган бу кыз мәкерле уйларын тормышка ашыру җаен гына көтеп йөри.

Айдарны армиягә алалар. Айсылу аның кайтуын көтәргә, мәңгегә бергә булырга вәгъдә бирә. Тик күңеленә генә тынычлык таба алмый. Нидер булыр төсле тоела аңа. Күңелсез уйлар белән сөеклесен олы юлга озата.

Айдарның кайтыр көннәре килеп җитә дигәндә генә, Айсылудан хат килеп төшә. Егет сөенеп хатны ача. Анда "Гафу ит, мин башканы яратам", - дип язылган була. Ул аптырап кала. Ләкин тынычланып, бераз уйлаганнан соң, бу сүзләрнең ялган булуын аңлый. Чөнки кызның аңа хиянәт итә алмавын белә ул. Әйе, Айдар ялгышмый. Соңыннан хат иясе Ясмин булуы ачыклана. Бүгенге көндә Айдар белән Айсылу ике бала үстереп, бәхетле яшиләр. Араларына чит ятларны кертмиләр.

Кыз белән егет очрашкан вакытта ук бер-берсенә карата ышаныч тудырыга тиештер. Чөнки ышаныч, түземлелек һәм тугрылык кына мәхәббәтне саклап кала ала. Әлеге яшьләр мисалында үзеңдә дә шундый ихлас хисләр булдырып, кадерен белеп, мәхәббәтне саклый белергә өйрәнергә кирәктер, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X