Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Римма Касыймова:медицина хезмәткәре үз эшенә чын күңелдән бирелгән булырга тиеш

Римма Касыймова хәзер дә Шумково, Хутор, Яңа авыл, Олы Укмас авылы халкына хезмәт күрсәтә. 40 еллык хезмәт стажы бар аның. Күрше авыллардан авырулар чакырганда ире Сәлман аны үз машинасы белән илтеп куя, алып кайта. Ачык йөзе, тәмле теле, җиңел кулы белән әллә нинди каты авыруларның да яшәүгә булган өметен канатландырып...

Аның һәр көне иртәнге дүрттә башлана. Юк, юк, фермада эшләми ул, сыер савучы да, мал табибы да түгел. Ул дөньядагы иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе-фельдшер-акушер.
-Мин Зоя Федоровна аркасында гына гомерлеккә шушы якларда торып калдым. Әгәр тормыш юлымда Зоя апа очрамаган булса үземнең туган якларга кайтып та киткән булыр идем. Эшемнең нечкәлекләренә дә, тормыш итәргә дә ул өйрәтте мине,-дип башлады сүзен Олы Укмас авылы фельдшеры Римма Касыймова.
Чистай медицина училищесын тәмамлагач, аны Балык бистәсе районы үзәк хастаханәсенә эшкә җибәрәләр. Хезмәт юлын "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә башлый ул. Хастаханәнең баш табибы Фарук Мифтахов яшь белгечне күндәмлеге, эшенә җаваплы караганы өчен хөрмәт итә. Шулай матур гына эшләп йөргәндә Шумково фельдшеры Зоя Корсакова кызны үзләренә эшкә чакыра.
Әлфинур Билалова.
Балыклы Чүкәй авылы.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев