Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир!

4-5 ел элек Балык бистәсе районында урнашкан Яншык авылы да соңгы көннәрен уздыра дип шөбһәләнеп йөрдек. Авылда бары берничә генә хуҗалы йорт бар иде. Бер караганда авыллар бетә дип чаң сугабыз, ләкин авыллардан китәбез бит?! Беребез дә бит бил бөгеп эшләргә авылга ашкынып тормыйбыз. Тик кемнәргәдер кирәк икән әле авыл!...

4-5 ел элек Балык бистәсе районында урнашкан Яншык авылы да соңгы көннәрен уздыра дип шөбһәләнеп йөрдек. Авылда бары берничә генә хуҗалы йорт бар иде.
Бер караганда авыллар бетә дип чаң сугабыз, ләкин авыллардан китәбез бит?! Беребез дә бит бил бөгеп эшләргә авылга ашкынып тормыйбыз. Тик кемнәргәдер кирәк икән әле авыл! Шушы туфракта туып үскән, суын эчкән, һавасын сулап яшәгән кешеләргә кирәк авыл. Яншыкта да буш йортларны сатып ала башладылар. Иң мөһиме, балалар, оныклар хуҗа булып кайталар. Бүгенгесе көнне авылда бер генә ташландык йортны да таба алмассың.
Авылның инде бер күркәм гадәте дә барлыкка килде. Һәр ел саен август ахырында халык "Яншык авылы көне"н үткәрергә җыела. Кайчандыр авылда туып үскән, шәһәрдә төпләнгән кешеләр бу бәйрәмне читләтеп үтми. Яншыклылар өчен ул Сабантуй бәйрәме югарылыгында уза. Авылга кайтып эш мәшәкате белән кайсыдыр вакытта күршеңне дә күрергә өлгермисең. Монда исә һәркем дус-ишләре, туган-тумачалары, сыйныфташлары белән күрешергә, хәл-әхвәл сорашырга кайта. Үзләре әйтмешли, бер күрешү үзе бер гомер бит ул! Бәйрәм булса да, авыл халкы монда күңел ачып кына калмый. Авылда булган җитешсезлекләр хакында уйланалар, аз-азлап булса да төзекләндерү эшләре алып баралар. Ел дәвамында һәр кеше авылга ярдәмгә дип акча җыя. Соңгы берничә ел дәвамында җыелган акчага авыл халкы зират рәшәткәләрен яңартты, мәчетне, Мәдәният йортын төзекләндерде, яңа күпер салды. Тамчыдан күл җыела ди, шулай итеп берничә ел дәвамында авыл күзгә күренеп үзгәрде, матурланды.
Быелгы оештыручылар Авыл көнен юмор кысаларында үткәрергә булдылар. Бәйрәмдә барысы да үз кеше, гаебе юк! Шуңа күрә тартынып торучылар булмады. Авыл халкы туган яклары белән бәйле кызыклы вакыйгаларны, яшь чакларын искә төшерделәр.
Яншык халкы-җыр-моңга оста. Кичә барышында кайткан кунаклар үзләре әзерләп килгән җыр, биюләр башкардылар. Авылның атаклы баянчылары Мөнир Гәрәев, Якуб Мостафин татар халкының онытылмас көйләрен сыздырдылар. Яншык авылы кечкенә генә булса да, зур төбәкләрдән бер дә ким түгеллеген тагын бер кабат исбатларга тырышты. Авылның үз сайты да бар. Хәтта чит җирләрдә яшәүчеләр дә булган яңалыкларны Интернет челтәре аша укып, танышып тора.
Яншыклылар кайда гына яшәмәсеннәр, ни белән генә шөгыльләнмәсеннәр, туган җиренә, туган туфрагына тугрылыклы булып калырга омтылалар дигән уй узды башымнан. Мондый омтылыш, теләк булганда Яншык авылы әле бик күп еллар гөрләп, безне үз яшәеше белән шатландырып торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев