Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Районыбызның биш катлы йорт янәшәсендә балалар мәйданчыгы пәйдә булды [ФОТО]

Балалар шат, ата-ана канәгать

"Безнең биш катлы йортта 20 дән артык башлангыч сыйныф укучысы һәм балалар бакчасына йөрүче балалар бар. Күптән түгел аларның хыяллары тормышка ашты. Район башлыгы Илһам Валеев ярдәме белән йорт янында нәниләр өчен уен мәйданчыгы төзелде. Аны ясаганда зур булышлык күрсәткәннәре өчен ООО"Стройкерамика" директоры Игорь Максимовка, ООО "СпецТех" директоры Рәфис Гариповка урман хуҗалыгы хезмәткәре Рәфкать Исмагыйловка, йортыбызда яшәүче Александр Хроленкога, Агротехник техникумы укучыларына зур рәхмәтемне җиткерәм.

Бу мәйданчыкка балалар бик нык сөенделәр. Җылы көннәрдә рәхәтләнеп уйнадылар. Аларның ата-аналары да бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтәләр", - дип язды безгә актив хәбәрчебез Раилә Дудко.

Фото: Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев