Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Һәр көннәре энә өстендә

30 апрель көнне Рәсәйдә янгын сагы оешуына 365 ел тула. Шул уңайдан хәбәрчебез район янгын сагы башлыгы эчке служба подполковнигы Валерий Ветелкинга берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. -Валерий Иванович, районыбыз янгын сүндерүчеләре эшчәнлеге белән таныштырсагыз иде? Аларга урыннарга бик еш чыгарга туры киләме, янгын сүндерү техникалары җитешәме? -Торак пунктларда янгын...

30 апрель көнне Рәсәйдә янгын сагы оешуына 365 ел тула. Шул уңайдан хәбәрчебез район янгын сагы башлыгы эчке служба подполковнигы Валерий Ветелкинга берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
-Валерий Иванович, районыбыз янгын сүндерүчеләре эшчәнлеге белән таныштырсагыз иде? Аларга урыннарга бик еш чыгарга туры киләме, янгын сүндерү техникалары җитешәме?
-Торак пунктларда янгын сүндерү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү нәтиҗәсендә урыннарда күп еллык тәҗрибәне файдаланып янгын чыгу саны һәм анда кешеләр үлемен елдан-ел киметүгә ирешәбез. Бүген сугышчан постта янгын частеның өч патруль службасы эшли. Аның составында 70 кеше бар һәм тугыз берәмлек янгын сүндерү техникалары белән тәэмин ителгән. Агымдагы елда янгын сүндерү службасына тревога буенча урыннарга 76 мәртәбә чыгарга туры килде. Анда 10 сы янгын сүндерү, 35 е янгынның башлану чоры, 24 мәртәбә юл-транспорт фаҗигаләре һәм 7 мәртәбә ялган чакыру буенча чыктык. Район җитәкчелеге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе җитәкчелеге ярдәме белән 2011-2013 елларда КамАЗ машинасы базасында ике янгын сүндерү техникасы һәм өч патруль службасы автомобильләре алдык. ЗИЛ-131 автомашинасы янгын сүндерү белән җиһазланды. Ул авыл җирләрендә үзен уңай яктан күрсәтергә дә өлгерде.
-Ирекле янгын сүндерүчеләр ярдәме сизеләме?
-Районыбызда бүген 12 ирекле янгын сүндерү подразделениеләре эшли. Ул 144 кешене берләштерә. 10 берәмлек янгын сүндерү һәм 4 берәмлек аңа яраклаштырылган техника бар. Агымдагы елда янгын сүндерү подразделениесе янгын сүндерү эшенә тартылды һәм бу эштә алар актив катнашып зур һөнәри осталык күрсәттеләр. Ирекле янгын сүндерүчеләребезгә урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә булышалар. Бик күп алга киткән илләрдә янгын белән ирекле янгын сүндерүчеләр көрәшә. Профилактик эшчәнлектән башка янгын куркынычсызлыгында уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Янгын стихиясе белән көрәштә дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары да зур эш башкаралар. Алар халык арасында үз эшләрен максатчан башкарулары, принципиаль булулары һәм таләпчәнлекләре белән хөрмәт казандылар.
-Валерий Иванович, хезмәттәшләрегезгә бәйрәм уңаеннан нәрсә әйтер идегез?
-Гомумән, коллективыбызга хезмәтләрендә уңышлар, һөнәри осталыкка ирешүләрен, ветераннарыбызга үз тәҗрибәләрен яшьләр белән теләп уртаклашулары өчен ихлас күңелемнән рәхмәт белдерәсем килә.
Әңгәмәдәш-Таңсылу Минһаҗева.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев