Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Һәр буынның үз җыры

Без-өлкән буын вәкилләре башыннан үткәнне бүгенге яшьләребез күз алдына да китерә алмыйлар. Әмма яшьлек кешенең иң матур, күңелле вакыты. Без дә ул елларны еш хәтердә яңартабыз. Авылдан алты кыз һәрвакыт бер-беребезгә булышып, ярдәмләшеп яшәдек. Урман кисәргә дә бардык, юл өзеге чорында чана тартып чәчүлек орлык та ташыдык, болында печән дә...

Без-өлкән буын вәкилләре башыннан үткәнне бүгенге яшьләребез күз алдына да китерә алмыйлар.
Әмма яшьлек кешенең иң матур, күңелле вакыты. Без дә ул елларны еш хәтердә яңартабыз. Авылдан алты кыз һәрвакыт бер-беребезгә булышып, ярдәмләшеп яшәдек. Урман кисәргә дә бардык, юл өзеге чорында чана тартып чәчүлек орлык та ташыдык, болында печән дә чаптык. Урып-җыю чорында бер-беребез белән ярышып, көненә утызар сутый арыш ура идек. Планны үтәгән өчен безгә бер стакан он бирә иделәр. Әй, күрсәгез иде ул вакытлардагы сөенечебезне. Бүгенге тормышыбыз гел башкача шул. Яшьләребезне дә тиргисем килми. Аларның үз шөгыльләре, мавыгулары. Спортка тартылулары, ярдәмчел булулары сөендерә. Аллага шөкер, хәзерге тормышыбыз матур, ямьле. Аның кадерен белеп яшәргә генә кирәк.
Рәхимә Гаффарова,
хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X