Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Пенсионерлар иң актив халык

Районыбызда яшәүчеләрнең өчтән берен бүген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Аларның күбесе һөнәри һәм иҗади осталыкка ия булган, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган пенсоинерлар армиясенә керәләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләренә дә күбесе алыштыргысыз һәм ышанычлы ярдәмче була алалар. Алар үзара аралашып иҗат эшләрендә үз осталыкларын бик теләп күрсәтәләр. Авыл клубы моның өчен иң...

Районыбызда яшәүчеләрнең өчтән берен бүген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Аларның күбесе һөнәри һәм иҗади осталыкка ия булган, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган пенсоинерлар армиясенә керәләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләренә дә күбесе алыштыргысыз һәм ышанычлы ярдәмче була алалар. Алар үзара аралашып иҗат эшләрендә үз осталыкларын бик теләп күрсәтәләр. Авыл клубы моның өчен иң яхшы җирлек булып тора. Чыннан да балалар үз осталыкларын бакчаларда һәм мәктәпләрдә күрсәтсәләр, хезмәт кешеләре үз коллективларында таныла. Ә пенсионерларга исә мәдәният учреҗдениеләреннән башка урын да юк кебек. Авыл Мәдәният йортында максатчан эш алып барган очракта алар клуб хезмәткәрләренең иң ышанычлы ярдәмчеләренә әйләнеп, төрле чараларда, концертларда, авылның җәмәгать тормышында актив катнашачаклар. Моны дәлилләүче мисаллар да шактый. Инде менә күп еллар дәвамында район Мәдәният йорты каршысында Людмила Смолина җитәкчелегендә "Калинушка" рус ветераннар хоры уңышлы эшләп килә. Шулай ук Фирдания Бәдретдинова җитәкләгән "Өмет" татар-фольклор ансамбле дә районыбызда бүген күпләргә таныш. Алар районда оештырылган чараларда катнашып кына калмыйлар, авыллар буйлап үзләре дә гастрольләргә чыгып китәләр. Бер сүз белән әйткәндә, тулы канлы тормышта яшиләр пенсионерлар. Ә авыл клубларында шундый коллективлар оештыруда кем комачаулый соң? Ышанам, теләүчеләр бик күп булачак. Икенче мисал итеп өлкән яшьтәгеләрнең Мәдәният йорты каршысында үз кызыксынулары буенча түгәрәкләрдә йөрүләрен атарга мөмкин. Шашка, шахмат спорт секцияләрендә дә алар башлап йөрүчеләрдән. Ә алар белән шушы ук үз араларыннан берәүне җитәкче итеп сайлап куярга мөмкин. Мисал өчен Урахчадан Виктор Никитин узган ел пенсионерлар арасында республика бәйгесендә шахмат буенча призлы урынны алды. Быел Югары Тегермәнлектән Илдус Ханов шулай ук республика бәйгесендә икенче урынны яулап кайтты. Шушы ук ярышта Трой-Урайдан Нурмый Касыймов шашка буенча икенче урынга ия булды. Бу кешеләр инде түгәрәкне җитәкләргә әзер булган талантлар.
Тагын шуны да әйтү урынлы булыр. Районыбызда бүген Рәсәй пенсионерлар союзы җирле бүлекчәсе дә уңышлы эшләп килә. Анда аның программасын һәм уставын үз иткән һәркем катнаша ала. Бергәләшеп без күп төрле проблемаларны эффектлы хәл итә алабыз. Пенсионерлар районның җәмәгать тормышында һәм мәдәният эшендә иң актив катнашучылар булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев