Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Парлы тормыш барлы була

Бу тормышта парлы яшәүнең рәхәтен, кадерен белеп гомер итәргә кирәк.

Кызганычка каршы, еш кына тормышта моның киресен күрергә туры килә. Бигрәк тә соңгы елларда ул үзен нык сиздерә. Тормышыбызның бик нык алга китүенең дә йогынтысы тими калмагандыр билгеле. Эре шәһәрләрдә яшәүче халык, бигрәк тә яшь буын үз иптәшләре, милләттәшләре, туганнары белән аралашудан ераклаша бара. Парлы, тату тормышта яшәүчеләр ялгызлыкның михнәтен ачык беләләр. Ә гаеп исә һәр ике якта да бар. Парлы тормышта хатын-кызның роле зур булуы һәрберебезгә мәгълүм. Тик менә яшьләребезнең бер-берсенә юл куеп, ярдәмләшеп, тату тормыш итәргә әзер булмаулары бүген нык уйландыра һәм күпләрне борчый. Тормышта хатын-кыз башкарырга тиешле эшкә ир-ат алынса, әлбәттә, нәтиҗәсе икенчерәк була. Дөресен әйткәндә, көчле затларыбызның кайберләре хатын-кызга кимсетеп карыйлар. Менә шуның нәтиҗәсендә тормыш барышында ялгыз калырга, аерылышырга туры килә. Бу хәл, әлбәттә инде, бер дә күңелле түгел. Халык арасында еш кына "Хатын-кызның эшен тавык та чүпләп бетерә алмый", дигән әйтем йөри. Бер-берсенең терәгеннән башка ир-ат та, хатын-кыз да тормыш баткаклыгына юлыгалар. Белгәнебезчә, ир-атлар еш кына эчкечелек кебек яман юлга баса. Алар хәмер хисабына үзенә җиңеллек табарга тырыша. Ә ирсез тормыш иткән хатын-кызга йөкне тарту авырга туры килсә дә, алар бирешмиләр. Балаларын тәрбияләүдән үзләренә ямь табарга омтылалар. Менә шуңа күрә өлкәннәребез дә парлы тормыш-барлы була дип, тикмәгә әйтмәгәннәр. Балаларны бергәләшеп үстереп тәрбияләсәң нәтиҗәсе күпкә яхшырак һәм отышлырак. Иң мөһиме, олы яшькә җиткәндә парлы булуның нәтиҗәсен яхшы аңлыйсың. Кыска гына бу тормышта үз парыңны табып, бер-береңне хөрмәтләп дус-тату яшәүдән дә тагын нинди сөенеч бар соң? Шуңа күрә җәмгыятебездә тормышлар матур, ямьле, тигез булсын иде. Аерылышу кебек ямьсез күренешләр безнең өчен ят булып калсын. Бу хакыйкатьне минемчә мәктәптә үк өйрәтү, аңлату эшен җайга салырга кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев