Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Оешкан төстә

Котлы Бөкәш мәктәбе базасында җиңел атлетика буенча Татарстан чемпионы Мансур Гыйлемханов истәлегенә йөгерү ярышлары үткәрү матур традициягә әверелде. Ул быел да оешкан төстә узды. Бәйгегә 21 мәктәптән 90 укучы килгән иде. Беренче булып стартка 1997 елда туган һәм яшьрәк кызлар чыкты. Алар 1000 метр ераклыктагы дистанциядә ярыштылар. Беренче урынны Югары...

Котлы Бөкәш мәктәбе базасында җиңел атлетика буенча Татарстан чемпионы Мансур Гыйлемханов истәлегенә йөгерү ярышлары үткәрү матур традициягә әверелде. Ул быел да оешкан төстә узды. Бәйгегә 21 мәктәптән 90 укучы килгән иде.
Беренче булып стартка 1997 елда туган һәм яшьрәк кызлар чыкты. Алар 1000 метр ераклыктагы дистанциядә ярыштылар. Беренче урынны Югары Тегермәнлек мәктәбеннән Рәзинә Шәрипова алды. Малайлар арасында Юлсубинодан Ринат Сөниев иң җитез булуын күрсәтте. 1995-96 елда туган кызлар арасында Балыклы Чүкәйдән Антонина Мамаковага тиңнәр булмады. Бу яшьтәге малайлар арасында Олы Елгадан Азат Каюмов беренче урынга чыкты. Командалар арасында Котлы Бөкәш (тренерлары Ф.Шәрәфиев, Р.Хәйретдинов) спортчылары-беренче, Балыклы Чүкәй (И.Мөхәммәтгалиев) -икенче, Шомбыт (Р.Төхвәтуллин) өченче урыннарны алдылар.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев