Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Әнием заман сулышында яши

Мәктәп сукмагыннан әни килә, Букча тулы китап-дәфтәрләр... Сукмактагы бәбкә үләннәре, Әниемне озак хәтерләр...

Минем әнием бөтен гомерен мәктәптә үткәргән кеше. Аның бер генә эш урыны бар-ул мәктәп. Әнием - Нүрзия Хәсәнова моннан 33 ел элек Яншык мәктәбенә юллама ала һәм үзеннән берничә яшькә кечерәк балаларга математикадан белем бирә башлый. Шул ук вакытта читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый.

Балачактан мин әниемне эштән кайтуын зарыгып көтеп ала идем. Әниемә укытучы һөнәре бик тә килешә. Аның үз-үзен тотышына, килешле киемнәренә, гади генә итеп өскә җыелган чәчләренә, ипле генә сөйләшүенә һәрвакыт соклана идем. Ул барысына өлгерә, йорт эшләрен тәмамлаганнан соң гәзит-журналлар караштыргалый, дәфтәрләр дә тикшерә. Әниемнең һәрбер сүзе үлчәнгән, авыл укытучысына хас булган сабырлык, итагатьлелек сыйфатлары аны тагын да бизи. Аның үз эшенә, балаларга булган мәхәббәте, үземнең һәм энем Ринатның да укытучы һөнәрен сайлавыбызга зур этәргеч булгандыр, мөгаен. Мәктәптә укыганда ук без нинди һөнәр сайлаячагыбызны белә идек. Чөнки бу яктан безгә әниебез үрнәк булды.

Әнием балаларга ныклы белем генә түгел, төпле тәрбия дә бирә алды. Аның укучылары укытучы һөнәрен сайладылар. Барысы да тормышта үз урыннарын табып, яхшы гына эшлиләр. Йөрәге балаларны, күңеле фәнне яраткан кеше генә чын укытучы исеменә лаек була һәм уңышларга ирешә ала, минемчә.

Фәния Рәхмәтуллина.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев