Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Мәктәпләрдә экология елы

Экология замананың иң актуаль фәннәреннән берсе. 2013 ел Россиядә экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Ел дәвамында район мәктәпләрендә аңа багышланган чаралар: Чисталык дәресе, Татарстанның чиста урманнары, "Канатлы дустыңа булыш", "Җир сәгате операцияләре", "Агач утырт» акциясе, экологик театрлар, "Тукта мизгел!" фотографияләр конкурсы һәм башкалар уздырылды. "Барлык...

Экология замананың иң актуаль фәннәреннән берсе. 2013 ел Россиядә экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Ел дәвамында район мәктәпләрендә аңа багышланган чаралар: Чисталык дәресе, Татарстанның чиста урманнары, "Канатлы дустыңа булыш", "Җир сәгате операцияләре", "Агач утырт» акциясе, экологик театрлар, "Тукта мизгел!" фотографияләр конкурсы һәм башкалар уздырылды.
"Барлык тереклек яшәргә тиеш" дип аталган экологик театрлар конкурсы аеруча массакүләм төс алды. Анда районыбызның 28 мәктәбе катнашты. Беренче урынны Балыклы Чүкәй мәктәбе яулады. Икенче урынны Балык бистәсе 2 нче мәктәбе һәм 1 нче гимназия бүлештеләр. Балык бистәсе 2 нче мәктәбенннән Демид Купцов, Балыклы Чүкәй мәктәбеннән Динара Шәрәфиева "Иң яхшы артист" номинациясендә җиңделәр.
"Тукта мизгел!" фотографияләр конкурсында 13 мәктәп катнашты. "Табигатьнең гүзәллеге һәм грациясе" номинациясендә А.Хәбибуллин (Олы Әшнәк), А.Нәфигуллина (Масловка), Т.Гарифуллина (Күгәрчен), Д.Әхмәдуллина (Түбән Тегермәнлек); "Бу мәзәк хайваннар" номинациясендә Р.Шәйхиева (Котлы Бөкәш), А.Нәбиуллин (Урахча), А.Вәлиев (Балык бистәсе 2 нче мәктәбе); "Табигать ярдәм сорый" номинациясендә Б.Хәбибуллин (Бәтке), З.Сәлахиев (Юлсубино) эшләре иң яхшы дип табылдылар.
Экология елы дәвам итә. Алда бик күп конкурслар, чаралар тора әле. Балаларны тәрбияләүдә мәктәпнең мөһим урын тотканын онытмаска кирәк. Нәкъ менә биредә укучыларның экологик культурасы формалаша. Коллектив белән агач утырту, Кама елгасы ярларын, чишмәләрне, урман посадкаларын чистарту балаларда табигатькә карата җаваплылык, сакчыллык тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев