Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Мәдрәсәләрдә укулар башланды

("Җәннәткә юл гыйлем аша... "Гимран" сүрәсе, 15 аять)

Борынгыдан ата-бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән заманнардан кыр эшләре тәмамлангач мәчет-мәдрәсәләрдә укулар башланган. Ул хәзер дә шулай дәвам итә. Сүз Коръән гыйлеме-дин укулары турында бара әлбәттә.
"Коръән адәм балаларына шифа һәм туры юл..." диелгән (Исра сүрәсе, 82 аять). Коръән Ислам диненең нигезе. Дин-бердәнбер Аллаһыны тану, аны хөрмәт итү, кушканнарын үтәү, үти алмаудан оялу, курку. Аллаһыны танымау, аның китабы Коръәндә язылганнарны белмәү, белеп тә үтәмәү-имансызлык билгесе. Бу гыйлем-тәрбия балага кечкенәдән гаиләдә ата-ана тарафыннан, үсә төшкәч мәчет-мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә бирелергә тиеш. Коръән гыйлеме татар халык педагогикасының, әдәп-әхлак, рухи тәрбиясенең нигезе. Һәр мөселман кешесе өчен Коръәннән 3-4 сүрә, догалар өйрәнеп, тәһарәтләнеп ике рикәгатьле намаз укырга өйрәнү фарыз гамәл. Аллаһы Тәгалә Коръәндә шулай дип әмер биргән. Бу гамәлдән балигъ булмаган яки дивана кешеләр генә азат ителә.
Дәһри заманада туып үскән күпчелек бабай-әби, ата-аналар үзләре диннән мәхрүм. Аларның кайберләре аны өйрәнергә дә теләми. Шул сәбәпле, балаларын да догадан, намаздан мәхрүм итәләр. Без бик өметләнгән дин иреге, күпләп төзелгән мәчет-мәдрәсәләр, дин әһелләре дә 20 ел буена бу мәсьәләне хәл итә алмадылар. Хөкүмәт, нәзарәтләр дистә ел буе мәктәпләрдә дин сабагы укытылыр, дип халыкны юатып килде. Хәзер бар өмет мәктәп укытучыларына багланды. Ниһаять, бу уку елында 4 нче сыйныфларда атнага бер дәрес "Россия халыкларының дини мәдәнияте нигезләре" дигән фән укытыла башлады. Аллага шөкер, башлангыч бар. Бу дәресләрдә безнең балаларга христиан, ислам, яһүди, будда диннәре турында тарихи мәгълүмат бирелә. Әмма бу диннең асылын, дога, гыйбадәт, намаз өйрәтү түгел. Дин мәдәнияте нигезе дәресләрендә диннәрнең килеп чыгышы, үсеш тарихы гына өйрәтелә. Анда "Бисмиллә", "Әмин" да юк, шәһадәт, иман-намаз да юк. Бу фәнне укытучыларның күбесе диннең асылын үзләре дә белмиләр. Белсәләр дә балаларга аны өйрәтергә тиеш түгелләр.
"Вөҗдан иреге турында"гы закон дин иреге бирүне генә түгел, аны өйрәнү һәм өйрәтеп гыйбадәт кылу өчен мөмкинлек шартлар булдыруны да рөхсәт итә. Бу турыда РФ һәм Татарстан Республикасы мәгариф министрлыкларының моннан 10-12 ел элек чыккан фәтвалары да үз көчендә (1990-2000 еллар). Балтач һәм башка кайбер район мәктәпләрендә шулардан файдаланып эш итәләр. Югары, урта уку йортларында, шифаханәләрдә, аэропорт-вокзал, стадион, спорт сарайларында, хәрби частьләрдә, корабльләрдә тәһарәт урыннары, намаз бүлмәләре булдырыла. Әгәр шундый мөмкинлекләрдән файдаланып балаларыбызга яшьтән үк Ислам дине нигезләрен бабаларыбыз һәм без табигъ булган хәнәфи мәзһәбе тарикатендә намаз уку, гыйбадәт, әдәп-әхлак тәртипләрен өйрәтсәк, республикабызны тетрәндергән һәм башка күп төрле фаҗигаләр булмас та иде. Соң булса да уң булсын. Яшь буын туа тора, үсә бара. Шулар турында уйлап-кайгыртып, законнардан файдаланып эш итәргә, гамәл кылырга вакыт безгә дә.
Бу гамәлләребез хәзер киң таралган терроризм, экстремизм, сектантлык, наркомания, алкоголизм һәм башка Коръән, Аллаһ Тәгалә тыйган гөнаһ гамәлләр белән көрәшнең бик нәтиҗәле бер өлеше. Динебезне, иманыбызны, телебезне, милләтебезне саклап калу чарасы булыр иде, Иншаллаһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев