Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Мавыгуым миңа көч бирә

Лира Хәбибуллина Урахча авылына Казаннан 30 ел элек килеп төпләнә. Ике бала үстерә.Биредә ул күп еллар дәвамында тарих һәм әдәбият фәннәрен укыта, директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Озак еллар дәвамында бакчачылык, яшелчәчелек эшләре белән шөгыльләнә. Ул актив тормыш позициясе алып бара, кешеләр белән аралашырга ярата. Бәлки әнә шуңададыр, күпкә яшь күренә...

Лира Хәбибуллина Урахча авылына Казаннан 30 ел элек килеп төпләнә. Ике бала үстерә.Биредә ул күп еллар дәвамында тарих һәм әдәбият фәннәрен укыта, директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Озак еллар дәвамында бакчачылык, яшелчәчелек эшләре белән шөгыльләнә. Ул актив тормыш позициясе алып бара, кешеләр белән аралашырга ярата. Бәлки әнә шуңададыр, күпкә яшь күренә ул. Үз мавыгулары турында Лира менә нәрсәләр сөйли:
-Урахча авылына күченеп килгәч җиләк-җимеш үстерү белән мавыгып киттем. Без күченгән йорт бакчасында чүп үләннән башка берни дә үсми иде. Җиләк-җимеш, алма үсентеләрен почта аша Мәскәүдән кайтарттым. Иң яхшы, яңа сортларны гына утыртырга тырыштым. Хәзер бакчамда 5 төрле алмагач, 5 төрле карлыган, 3 төрле груша һәм крыжовниклар үсә. Кура җиләгенең дә 6 яңа сорты бар. Бакчамда декоратив үсентеләр һәм берьеллык, күпьеллык чәчәкләр дә күп. Бакчам яз башыннан яшеллеккә, чәчәккә күмелә. Кыш җиткәнче күзләрне иркәләп, матур булып үсә.
Лира Хәбибуллина әле яшелчә дә үстерә. Бакчасында аның 7 бәрәңге сорты бар. Аның иртә, соң өлгерә торганнары, колорадо коңгызы яратмый торган бәрәңгесе дә яхшы уңыш бирә. Ул биредә сирәк очрый торган яшелчәләр-төрле салатлар, 9 төрдә кәбестә, кыяр, 28 сортлы помидор һәм башкаларны үстерә. Югары уңыш алу серләрен, җирне эшкәртү алымнарын, төрле әдәбият укып өйрәнә. Соңгы заман технологияләренә дә зур игътибар бирә. Рәсәйнең төрле почмакларында яшәүче бакчачылар белән элемтәдә тора, хатлар алыша.
-Үсемлекләр белән эш иткәндә мин алар белән сөйләшәм, үземнең күңел җылымны өләшәм. Бу мавыгуларым миңа яшәү көче бирә,-ди ул. Лира Хәбибуллина район үзәк китапханәсендә һәвәскәр бакчачылар очрашуында да еш катнаша. Аларның барысын да уртак кызыксынулары берләштерә.
Урахча авылы һәвәскәр бакчачысы Лира Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X