Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кышка запас әзерлибез

Хуҗабикәләр, сезнең өчен!

Чәчәкле җәй безнең белән саубуллашыр алдыннан барчабызны да юмарт бүләкли. Ул җиләк-җимеш, яшелчәләрдән өстәлләр сыгылып тора. Ничек итеп бу тәмле ризыкларны кышка да әзерләп калдырырга? Шул нисбәттән без сезгә берничә рецепт тәкъдим итәбез.

Алма согында тозланган помидор

Юылган помидорларның сабак төбе урынын шырпы белән тишкәләп стерильләшкән банкаларга җайлап тутырыгыз. Әлеге помидорларны тозлау өчен бернинди яшел тәмләткечләр кирәкми, аларның барысын да алма согы алыштырачак.

Иң элек банкадагы помидорларны ике тапкыр гади кайнар су белән (5-10 минут тотып) пешекләп алабыз. Ә өченче тапкырында тозлы кайнар алма согы салып капкачлагыз. Помидорлы банкаларны суынганчы капкачлы башы белән аска әйләндереп тотыгыз.

1 литр сокка бер аш кашыгы тутырып тоз, өч литрлы банкага бер литрдан артык сок кирәк булачак. Банка тулмый калган очракта кайнаган сок (тозсыз) кына салырга киңәш ителә.

Өйдә ясалган кетчуп

2 килограмм каты кызыл помидор, яртышар килограмм башлы суган һәм болгар борычын яхшылап юып, чистартып, тастымал өстенә салып киптерегез. Барысын бергә иттарткыч аша үткәрегез һәм шуңа бер стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы коры горчица, берәр аш кашыгы тоз һәм төелгән кызыл борыч салыгыз. Яшелчә катнашмасын ут өстенә куеп, бер сәгать ярым кайнатыгыз.

Әзер яшелчәне кайнар су белән юып, парланган сөт шешәләренә яки яртышар литрлы пыяла банкаларга салыгыз, капкач белән каплап суытыгыз.

Шушылай өй шартларында үзегез эшләгән кетчупның тәме диңгез артларыннан кайтарылган "туганнары"ның тәменнән бер дә аерылмас. Суыткычта яки башка салкын урыннарда бик яхшы сакланыр.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев