Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Корылык зыян салды

Умартачылар өчен быел җәй кулай килмәде. Бал уңышы да алдагы еллар белән чагыштырганда түбән булды. Һава торышының уңайсыз килүе игенчеләргә генә түгел, умартачылар өчен дә проблемалар тудырды. Апрель ае җылы булганлыктан бал кортлары күпләп күкәй салдылар. Бу исә азыкны мулдан куллануга китерде. Күп кенә умартачылар бу хәлгә әзер түгел иделәр....

Умартачылар өчен быел җәй кулай килмәде. Бал уңышы да алдагы еллар белән чагыштырганда түбән булды.
Һава торышының уңайсыз килүе игенчеләргә генә түгел, умартачылар өчен дә проблемалар тудырды. Апрель ае җылы булганлыктан бал кортлары күпләп күкәй салдылар. Бу исә азыкны мулдан куллануга китерде. Күп кенә умартачылар бу хәлгә әзер түгел иделәр. Алар корт гаиләләрен сирәк карадылар. Бал запасы тиз беткәнлектән корт гаиләләренең үсеше тукталды. Шул сәбәпле, эффектлы бал җыю өчен алар тиешле көч туплый алмадылар. Аннары, кызганычка каршы, бал җыю чоры да быел гадәттәгедән 10-14 көнгә иртә башланды. Болар бар да товарлыклы бал җыюга тискәре йогынты ясадылар. Урыны белән бал рамнары сирәк тулыланды. Күп урында ул бөтенләй булмады. Нәтиҗәдә, байтак кына умартачыларыбыз товарлыклы балны юкәдән һәм рапстан гына алуга ирештеләр.
Рапс культурасы әвернә чәчәклеләр гаиләсенә керә. Аннан алынган бал кортларга кыш чыгарга яраксыз. Кышкы чорда ул кристалл хәлгә килгәнлектән бал кортларына кулланырга кыенлаша. Кортлар гаиләсен үлемнән саклап калу өчен магазиннан һәм оя рамкаларыннан балны суыртмаска кирәк. Кышкы запасны шикәр ширбәте белән баету өчен быел июль ахырыннан 1 сентябрьгә кадәрле вакыт тәкъдим ителә.
Бу көннәрдә көнбагыш ачыла башлады. Әлеге культурада корт гаиләләре өчен проблема тудыруы мөмкин. Умарталыклары бал кортлары өчен уңайлы радиуска туры килгән умартачыларга бал кортларын өстәмә тукландыруны көнбагыш чәчәк ату ахырына якынлашканда башласалар уңышлы булачак. Профилактикалау максатыннан шикәр ширбәтенә ноземат препаратлары, ә халык средствосыннан әче әрем төнәтмәсе кушарга тәкъдим ителә.
Бал кортлары гаиләсе оясын кышлатуга туплаганда аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Кайбер умартачыларда бу уңайдан сораулар туса, район авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев